+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 март 2025, 04:13

Авыл хуҗалыгына яшьләр кирәк!

Евразия мәгариф үзәгенең вузара кампусында узган “Киләчәк командасы” форумы турында алар үзләре ни уйлый?

© Денис Таваев© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Башкортстан – аграр төбәк. Бездә үсемлекчелек тармагы, сөт, ит, кымыз, бал һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү зур үсеш алган. Ләкин соңгы еллар илнең агросәнәгать комплексы өчен бик катлаулы булды. Көнбатыш илләренең икътисади санкцияләре дөнья базарына чыгу мөмкинлекләрен чикләсә, көйсез табигый һава шартлары исә игенчелектә, басучылыкта планлаштырылган уңышны җыеп алуга аяк чалды. Әмма шундый шартларда да Башкортстан авыл хуҗалыгы тармагында илнең драйверы булып кала. Мондый уңыш һәм югары күрсәткечләрнең сере – республика җитәкчелеге тарафыннан аграрийларга, бигрәк тә яшь белгечләргә юнәлтелгән колачлы дәүләт ярдәме чаралары. Мондый ярдәмнән файдаланучы аграрийлар теләсә кайсы сынауларны уңышлы үтеп, җитештерү куәтен елдан-ел арттыра бара.

© Денис Таваев© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Әйе, Башкортстан – югары үсешкә ирешкән сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Республика җитәкчелеге башлангычы белән агросәнәгать тармагына күләмле ярдәм чаралары булдырылды. Алар яшь белгечләргә зур этәргеч булып тора. Яшьләр ил икътисады, бигрәк тә авыл хуҗалыгы өчен – кыйммәтле ресурс. Башкортстанда 1,5 миллион кеше авылда яши. Алар тырыш хезмәте белән республика икътисадының ышанычлы терәге булып тора. Соңгы елларда аграр тармактагы казанышлар җитеш­терүне арттыруга гына түгел, ә авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуга да зур булышлык итте.

“Республика халкының яхшы шартларда, уңайлы мохиттә яшәве мөһим, шул исәптән — авылларыбызда да. Шуңа күрә сез лаеклы рәвештә хезмәт салсын, матур итеп яшәсен, гаилә корсын, балалар үстерсен өчен уңайлы инфраструктура булдырабыз”, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чыгыш­ларының берсендә.

Соңгы елларда республика җитәкчелеге аграр тармакны үстерү юнәлешендә зур эшләр башкарды. Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән авылга һөнәри кадрлар әзерләү мәсьә­ләсе дәүләт дәрә­җәсенә күтәрелде һәм уңышлы хәл ителә. Югары һәм аграр юнәлештә махсус урта белем алып, авылга эшкә кайтучы яшь белгечләргә республика казнасыннан “подъемный” акчалар бирелүе һәм аграр белгечләрнең тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелгән башка шундый чаралар – шуның ачык мисалы.

Шунысы куанычлы: го­мумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылучы программалар да республика авылларына эшкә аграр кадрларны, табибларны, фельдшер һәм спорт тренерларын җәлеп итәргә ярдәм итә.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Аграр тармакны үстерү – Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәш­мәләр­дә дә, “түгәрәк өстәл”ләр, студентлар һәм яшь бел­гечләр белән очрашулар, форумнарда да төп темаларның берсе. Күптән түгел Евразия мәгариф үзәгенең вузара кампусында “Киләчәк командасы” төбәк авыл яшьләре форумы узды. Чарага төбәкнең агросә­нәгать комплексыннан 165 яшь белгеч һәм авыл хуҗалыгы юнәлешендәге уку йортлары студентлары җыелды. Алар үз-үзеңне тормышка ашыру темасына панель дискуссияләр­дә һәм осталык дәресләрендә, шулай ук, авыл террито­рияләрен үстерү өчен стартап-проектлар эшләү буенча гамәли сессияләрдә катнашты.

– Безнең республика сөт, ит, кымыз һәм бал җитештерү буенча лидерлар өчлегенә керә. Без шактый күләмдә бөртекле ашлык, яшелчә үстерәбез, май һәм шикәр җитештерәбез, – диде төбәк җитәкчесе. – Без индустриаль авыл хуҗалыгын формалаштыру юлыннан барабыз, акчаларны инфраструктураны үстерүгә һәм производстволарны модер­низацияләүгә тотынабыз. Мисал китерәм: 2018 елдан башлап без 21 индустриаль ферма ачтык, аларда республикадагы товар сөтенең 42 проценты җитештерелә.

Ул билгеләп үтүенчә, республика авыл хуҗалыгында 50 меңгә якын кеше эшли.

– Бу кешеләр безне барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин итә, – диде Радий Хәбиров. – Агросәнәгать комплексында, әлбәттә, билгеле бер күләмдә кадрлар кытлыгы бар – 5 меңгә якын белгеч җитми. Шуңа без авылда эш сайлаган яшь кадрларга ярдәмне көчәйттек.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада авыл хуҗалыгын үстерү өчен төп бурычларның берсе дип инвестицияләр җәлеп итүне атады.

– Шуны аңларга кирәк: бу өлкә һәрвакыт чыгымлы булачак, – дип билгеләде ул. – Ярдәмнең күп төрләре бар, шуларның берсе – федераль грантлар һәм субсидияләр. Бу елга Башкортстан буенча алар 5 миллиард сумга якын тәшкил итә, өстәвенә, ташламалы банк продуктлары. Эш башлаучы фермерлар өчен – “Агростартап” гранты, ә гаилә бизнесын үстерергә теләүчеләр өчен “Гаилә фермалары” гранты каралган. Шуңа күрә сез аңларга тиеш, дәүләт ярдәме чара­ларының шактый алга киткән системасы бар. Без авылга бик сак карарга тырышабыз.

glavarb.ruglavarb.ru
Фото:glavarb.ru

Чарадагы конструктив диалог барышында төбәк җитәкчесе форумда катнашучылар белән турыдан-туры аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде. Русия Авыл яшьләре берлеге вәкиле Шамил Гыймаев һәм яшь белгечләр экологик туризмны үстерү һәм республикада экофермалар булдыру буенча берничә сорау бирде.

– Экологик көн тәртибе – бу бик шәп. Хәзер яшьләр әйләнә-тирәбезнең торышы, табигать һәйкәлләрен саклау турында кайгырта. Бу сөендерә, – дип билгеләде Радий Хәбиров. – Республикада экофермалар барлыкка килә башлады. Туристлар мондый урыннарга килергә ярата. Анда табигать тә матур, туклану да сыйфатлы. Республикада матур урыннарда төзелгән глэмпинг­лар саны да артты. Без мондый эшкуарларга ярдәм итәргә әзер – субсидия проект бәясенең яртысын тәшкил итә. Сүз уңаеннан, апрельдә мин глэмпинглар хуҗалары белән очрашу уздырырга планлаштырам.

Бу юнәлештә, соңгы елларда Башкортстанда заманча туристлык базалары, глэмпинглар, кунакханәләр арта, бу эчке һәм тышкы туризмның популярлыгы арту күрсәткечләренең берсе булып тора. Хәзерге геосәяси вәзгыятьтә туристлык хезмәт­ләренә ихтыяҗ кискен артты. Шуңа да төбәк җитәкчелеге тарафыннан туризмны үстерү өлкәсендә эзмә-эзлекле эш алып барыла.

“Дәүләт ярдәме бик вакытлы булды, чөнки мин алга таба үсәргә планлаштырам. Ки­ләчәктә Баш­кортстанның эшкуарларга тәкъ­дим иткән башка ярдәм чараларыннан да файдаланачакмын. Тагын бер пирс һәм яр буенда йөзә торган йорт саласым килә”, – дип уртаклашты грант ярдәмендә глэмпинг төзегән эшкуар Линар Әхмәт­нәбиев.

“Киләчәк командасы” форумы кысаларында Башкорт дәүләт аграр университетының АПК өлкәсендә бизнесны үстерү белән кызыксынган студентлары, авыл хуҗалыгы колледжлары укучылары, аграр предприятиеләр хез­мәткәрләре, шулай ук фермерлар “Кайнау ноктасы” залында бергә җыелды. Панель дискуссия авыл хуҗалыгында яшьләр һәм тармак үсеше перспективаларына багышланды.

© Денис Таваев© Денис Таваев
Фото:© Денис Таваев

Очрашуда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов катнашты.

– Сез яшь, һәм сездә әле иң кыйммәтле ресурс – вакыт күп, – диде ул, дискуссиядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Тормышта, һөнәрдә үзеңне табу өчен мондый мөмкинлекләрне максималь файдаланырга кирәк. Ә моның өчен компетенцияләр булырга тиеш. Сезнең бүген төрле юнәлешләрдә компетенцияләр туп­лау өчен буш вакытыгыз җитәрлек. Һәрвакыт үзеңне эзләргә һәм эш яисә һөнәри эшчәнлек кызыклы булсын өчен эшләргә кирәк. Иртән эшкә рәхәтләнеп килергә һәм шулай ук рәхәтләнеп өйгә кайтырга кирәк. Шул чагында сезнең үзегез өчен дә, дәүләт өчен дә кирәкле нәтиҗә булачак, – диде ул.

Панель дискуссиядә катнашкан Башкорт дәүләт аграр университеты студенты Рөстәм Ялалов соңгы чорда тармак үсешендә бик күп мөһим яңалыклар булуын билгеләп, республика җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен дә җиткерде.

– Соңгы елларда рес­публиканың агросә­нәгать­тәге казанышлары федераль дәрәҗәдә таныла һәм безнең аграр экспорт мөмкинлекләре елдан-ел арта икән, бу, беренче чиратта, республика җитәкчелегенең нәтиҗәле эшчәнлеге турында сөйли. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның аграрийларны борчыган проблемаларны якыннан өйрәнүе дә, минемчә, тармактагы дистәләрчә еллар чишелеш көткән проблемаларны хәл итүдә мөһим адым булды, – диде ул.

Чынлап та, аграр тармактагы хәлгә бәя биргәндә, гомумән, Башкортстан тарихында эшсезлек дәрәҗәсе иң түбән ноктага җитте. Уртача хезмәт хакы күләме арта. Үз­мәшгульләр саны ишәя.

Яңа предприятиеләр ачыла. Кайсы гына тармакны алсак та, дәүләт ярдәменең тоемлы булуы күзгә ташлана. Кече малтабарлык
субъектлары, фермер хуҗа­лыклары саны арту да авыл яшәешендәге тотрыклылыкны күрсәтә.

Читайте нас