+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 март 2025, 14:58

Чибәр генә түгел, зирәк тә булыгыз!

Бәхеткә юл үзеңнән башлана, кызлар...

Чибәр генә түгел, зирәк тә булыгыз!
Чибәр генә түгел, зирәк тә булыгыз!

Иртәгә – гүзәлләрдән-гүзәлләрнең, ягъни безнең бәйрәмебез, кызлар! Гүзәллеккә барыбыз да гүзәлбез дә ул, ләкин матурлык белән генә кайчак зур максатларга ирешеп булмауны инде күпләребез төшенгәндер. Акыл һәм зирәклек тә бик кирәк шул! Кемдер әйтер, акыл белән зирәклек бер үк төшенчә, дип. Юк ла, якыннан караганда, бу төшенчәләр сизелерлек аерыла. Акыл – күнекмәләр һәм белем җыелмасы, ә зирәклек – боларның барысын да шартларга туры китереп һәм үзеңә файдага куллана белү. Зирәкләр бәхетле була! Ничек андый булыргамы? Зирәк хатын-кызлар “разрядына” күчү өчен, билгеле кагыйдәләр буенча яши башларга кирәк, дип киңәш бирә белгечләр. Нинди алар?

* Зирәк хатын-кыз тирә-юнь­дәгеләрнең фикеренә бәйле түгел, ул барысына да ошап булмаячагын аңлый. Зирәк хатын үз фикеренә йөз тота һәм ничек кирәк шулай эшли.
* Ул үзен ярата һәм үз ихтыяҗлары турында кайгырта. Моның эгоизм белән бернинди уртаклыгы юк. Зирәк хатын якыннарының иминлеге үзенең рухи тигезлегенә, сәламәтлегенә һәм кәефенә бәйле икәнен аңлап эш итә.


* Зирәк хатын үзе өчен файдалы гамәлләр кылганнарга һәрвакыт әдәп йөзеннән генә рәхмәт әйтми. Ул катлаулы хәлдә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кешеләр белән мөнәсәбәтләрне сакларга тырыша.
* Ул позитивта булырга омтыла һәм тирә-юньдәгеләргә комплиментлар ясый. Кешеләр мондый хатын-кыз белән рәхәтләнеп аралаша һәм аны чын күңелдән ошата.


* Ул башкаларның тойгыларын һәм теләкләрен хөрмәт итә белә, үзгәртергә ярамаган нәрсәләргә көчен, нерв күзәнәкләрен әрәм итми. Шулай итеп, зирәк хатын баланы үзе кирәк дип санаганны эшләргә мәҗбүр итәргә омтылмый, ә аның сәләтләрен һәм мән­фәгатьләрен үстерергә тырыша.
* Ул тирә-юньдәгеләрне алар ничек бар шулай кабул итәргә сәләтле һәм аларны үзгәртергә омтылмый. Әгәр зирәк хатын-кызны якыннарында нәр­сәдер канәгатьләндермәсә, ул җәнҗал куптармый һәм таләп итми, ә моны төзәтергә ярдәм итәргә тырыша.
* Күпчелек хәлләрдә акыллы хатын-кыз компромиссны үз чикләрен яклый белмәгәнгә түгел, ә үзе өчен файда алырга һәм кеше белән мөнәсәбәтләрне саклап калырга тырышканга күрә эзли.


* Ул һәрвакыт кешегә икенче мөм­кинлек бирә, һәркем хаталана ала дип саный. Ләкин, әгәр күңелсез хәл ике тапкыр кабатлана икән, акыллы хатын-кыз, кешеләрнең үзгәрмәвен аңлап, уртак эшчәнлектән (уртак тормыштан) баш тарта.
* Акыллы хатын “өйдән чүп чыгармый”. Ул гаилә эчендәге проблемаларны хәл итәргә тырыша, вәзгыятькә җәлеп ителгәннәр белән сөйләшә, ә якыннарыннан чит кешеләргә зарланмый, гаиләнең тынычлыгын саклый.


“Ир-ат – баш, хатын-кыз – муен” дигән мәкальгә ияргәндәй, ул ир-егет белән мөнәсәбәтләрендә беренчелекне аңа бирә. Акыллы хатын-кыздан аермалы буларак, зирәк ханым бәхәсләш­мәячәк, нидер исбатламаячак, ә елмаеп һәм дәртләндереп, үзе теләгәнчә эшләргә мәҗбүр итәчәк.
Бу хәлләрдән нәтиҗә ясагыз һәм зирәк, бәхетле булыгыз!

Яшь көенчә килә каласым

Күпчелек хатын-кызлар картаюдан курка, һәрвакыт яшь һәм чибәр булып каласы килә шул. Моны аңлаган белгечләр өлкән яшьтәге зирәк хатын-кызларның үзләреннән яшьрәк гүзәл затларга киңәшләрен туплаган. Сез дә күз салыгыз әле:


Исегездә тотыгыз: тормыш – генераль репетиция түгел, ә премьера күрсәтү.
Яшьтәге үзгәрешләрне рәхмәт хисе белән кабул итегез. Үзегез булыгыз.
Һәрчак уңай фикер йөртергә һәм тормыштагы һәр ситуациядән яхшылык эзләргә тырышыгыз.
Көн саен максимум белән яшәгез, безне алда нәрсә көткәнен беркем дә белми бит.
Тормыш бер мизгелдә үзгәрергә мөмкин.
Яшегез – Сезнең шәхесегезне билгеләми торган сан гына.
Хәзерге момент белән яшәгез.
Дүрт стенадан чыгып, күңел ачыгыз.
Үз хоббиегызны табыгыз. Ул сезне биздергән мәшәкатьләрдән ял иттерер.
Үзегез белән һәр­вакыт намуслы булыгыз. Бу кыен, әмма бу һәрвакыт сезнең файдага уйнаячак.
Җәмгыятьтә яшь стереотиплары турында онытыгыз.
Олыгаюыгыз өчен борчылмагыз, күңел­сез, кызыклы түгел кешегә әйләнмәскә тырышыгыз.
Картлык барысына да килә – без аннан куркабызмы, юкмы-мөһим түгел. Яшәгез генә!
Беркайчан да илһам эзләүдән туктамагыз. Тормыш гади нәрсә ул, әмма аны яшәү кайчак авыр була. Укыгыз, сәяхәт итегез.
Классик киемнәр сатып алыгыз. Классика һәрвакыт модада.
Чүп-чар җыймагыз. Кирәкмәгән нәрсәләрдән котылыгыз.
Гади нәрсәләрнең кадерен белегез һәм тормышыгызны катлауландырмагыз.
Чын күңелдән һәм риясыз яратыгыз.
Башкаларны гына түгел, үзегезне дә кызганыгыз.
Күбрәк фоторәсемнәр ясагыз. Кайбер кешеләр сезнең тормышыгыздан китәчәк, ә фотосурәтләр сезнең белән мәңгегә калачак.
Кичерергә өйрәнегез. Ачуыгызны һәм үпкәләрегезне җибәрегез, күңелегездә бары тик уңай хис-кичерешләр генә калдырыгыз.
Гаиләгезнең кадерен белегез. Ул һәрвакыт янәшәдә булачак, ни генә булмасын, һәрвакыт ярдәм итәчәк.
Якыннарыгызга аларны яратуыгызны мөмкин кадәр ешрак әйтегез.
30дан соң сезнең чәчәк атуыгыз башланачак. Үзегезнең матурлыгыгызны аңлагыз.
Ешрак елмаегыз!
Интуициягә ышаныгыз.
Үзегез турында начар сөйләмәгез. Хәтта уйламагыз да.
Үзегезгә ирония белән карарга өйрәнегез. Һәрвакытта да барысын да йөрәккә якын кабул итмәгез.
Камиллеккә омтылмагыз. Уникаль булыгыз.
Балагызга кайчакта укытучыгыз булырга рөхсәт итегез.
Куркуга үзегезне җиңәргә юл куймагыз.
Беркайчан да үсешегезне туктатмагыз – менталь, физик һәм рухи яктан.
Картаюның уңай якларын бәяләгез: елдан-ел сезнең җаваплылыгыгыз кими һәм ирегегез арта.
Курыкмагыз. Монда, җиденче дистәдә, барысы да яхшы булачак. Табигать безне тормышыбызның һәр этабына әзерли.

 

Автор: Ләйсән Якупова
Читайте нас