+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
7 март 2025, 19:46

Генерал Прядкога - генерал Шәйморатов ордены

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика буенча Эчке эшләр министрлыгының тантаналы җыелышында катнашты. Төбәкнең Эчке эшләр министрлыгы җитәкчесе, полиция генерал-лейтенанты Александр Прядко анда үз вазыйфасыннан китүе турында белдерде.

Генерал Прядкога - генерал Шәйморатов ордены
Генерал Прядкога - генерал Шәйморатов ордены

Төбәк җитәкчесе министрга эчке эшләр органнарында күпьеллык намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

- Эчке эшләр министрлыгы коллективы белән тыгыз хезмәттәшлек итүнең республика идарә командасы өчен никадәр мөһим икәнлеген сез беләсез. Сезнең барыгызга да – югары дәрәҗәле җитәкчеләрдән алып, гади хезмәткәрләргә кадәр - тирән хөрмәтемне ассызыклыйсым килә. Хезмәтегез өчен рәхмәт, – диде Радий Хәбиров. – Безнең республикада ничек яшәвебез һәм иң мөһиме - кешеләрнең никадәр имин яшәве сезнең эшегезгә бәйле. Без авыр җинаятьләр санының кимүен күзәтәбез. Бу - сезнең казанышыгыз, моның өчен сезгә зур рәхмәт.

Александр Александрович белән безнең һәр әңгәмә "республика министрлыкка нәрсә белән ярдәм итә ала" дигән сораудан башланды. Безнең әле планнарыбыз бар, һәм мин сезне ышандырам: без бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәчәкбез.

Хушлашыр алдыннан полиция генерал-лейтенанты Александр Прядко ведомство коллективына, республика җитәкчелегенә һәм хокук саклау органнарының шәхси составына берлектәге нәтиҗәле
эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас