Хәйрия ярминкәсе киң колач алды. Бу көнне Мәдәният сарае сәүдә үзәген хәтерләтте. Укытучылар, тәрбиячеләр, өстәмә белем бирү педагоглары һәм укучыларның ата-аналары үзләре әзерләп алып килгән милли ризыклар, ашау-эчү, көндәлек кирәк-яраклары, җиләк-җимеш кайнатмалары, сөт ризыклары, консервланган салат һәм компотлар, кул эшләре һәм башка бик күп продукция белән сату итте.
Шулай, “Бал корты” балалар бакчасының Ефремкино филиалы мөдире Дарья Иванова билгеләвенчә, яугирләргә ярдәм итү авыл биләмәсендә бик актив бара. Өч дистәдән артык бала тәрбияләнүче һәм
9 хезмәткәр эшләүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе коллективы да анда актив катнаша. Менә әлеге ярминкәгә дә алар, азык-төлек продукциясеннән тыш, үзләре теккән киемнәр дә алып килгән. Ата-аналар да изге эштә актив катнаша, ди мөдир.
Кабак авылындагы “Каенкай” балалар бакчасының өстәлендә ыргак белән бәйләнгән кәрзиннәр, уенчыкларның ниндие генә юк, моны тәрбиячеләр үзләре бәйләгән. Мөдир Индира Гарифуллина билгеләвенчә, тиздән үзләрендә дә ата-аналар ярдәме белән шундый хәйрия ярминкәсе оештырырга ниятлиләр. Ә аграр сыйныфлар булган Кабак лицее сатуга хәтта гөлләр һәм төрле үсентеләр алып килгән иде.
– Шәрипкол авылындагы мәктәптә волонтерлык хәрәкәте актив эшли, аңа мәгариф ветераны Фирүзә Гыйрфанова җитәкчелек итә. Биредә авыл халкы белән бергәләшеп окоп шәмнәре ясыйбыз, маскировка челтәрләре үрәбез, кулыбыздан килгәнчә яугирләргә ярдәм итәргә тырышабыз, – ди мәктәп җитәкчесе Рәйлә Гайнуллина.
Иске Шәрәй төп гомуми белем бирү мәктәбенең бу юнәлештәге эшчәнлеге дә мактауга лаек. Биредә солдатларга посылкалар хәзерләү даими алып барыла. Шушы мәктәпне тәмамлаган һәм махсус хәрби операция башлану белән илебез сагына баскан Рамил Ямансаров та – авылның горурлыгы. Күптән түгел генә ул Шәйморатов медале белән бүләкләнде. Яугирнең әнисе Халидә ханым да волонтерлык хәрәкәтендә дә, мәктәп тормышында да актив катнаша, биш бала анасын һәрбер чарада очратырга мөмкин.
Иске Кыешкы авылындагы мәгариф учреждениеләре үзләренең өстәлен бик чагу бизәгән. Моннан нәрсәдер алмый китми мөмкин түгел. Шул ук вакытта ике дистә елга якын өлкән тәрбияче булып эшләүче Гөлнара Хәкимова сату эшен бик оста итеп алып бара, шуңа ризыкларны бик тиз арада сатып алып та беттеләр. Әйткәндәй, аның улы Булат та махсус хәрби операциядә катнаша. Әлеге вакытта яралану буенча ялда, катлаулы операция көтелә. “Бүген төш күрдем: сугыш беткән икән, дим. Күңелдә шундый тынычлык”, – ди ана, моның шулай булачагына зур ышаныч баглап.
С. М. Чугункин исемендәге урта мәктәптә балалар яугирләргә мөһим булган окоп шәмнәрен һәм башка кирәк-яракларны үзләре ясыйлар, шулай ук солдатларга җылы эчтәлекле хатлар язалар. Директорның тәрбияви эш буенча урынбасары Гүзәл Рәсим кызы билгеләвенчә, бу эш дәресләрдән соң оештырыла.
Яңа Кыешкы мәктәбе укытучылары һәм укучылары да гомум эшкә зур өлеш кертә. Мәктәп мөдире Резида Гарипова билгеләвенчә, хезмәт дәресләрендә, шулай ук дәресләрдән соң калып та, укучылар паракодлар, шәмнәр ясый. Бу эшкә аларны директорның тәрбия буенча киңәшчесе Гөлшат Гаеткулова өйрәтә. Шулай ук, узган елда балалар сабантуенда призлы урын алып, тегү машинасы белән бүләкләнгәннәр. Хәзер инде өйләрендәге тегү машиналарын да алып килеп, укучылар солдатларга мендәрләр тегә башлаган, ә тукыма белән аларны Мәктәпара уку комбинаты директоры Хәсән Ибраков тәэмин иткән.
Шунысы куанычлы: әлеге хәйрия акциясе турында ишетеп, авыл халкы да күпләп килде. Шуңа бер сәгать дигәндә өстәлләр тулысынча диярлек бушады. Ә аннары барлык җыелучылар тамаша залына үтте. Мәгариф учреждениеләре коллективлары тарафыннан әзерләнгән концертка да һәркем билет сатып алып үтте: хакы 50 сум гына булса да, күпләр, оештыручыларның ярдәм итү омтылышын куәтләп һәм үзләренең өлешен кертергә теләп, акчаларын кызганмады, араларында билетны бер мең сумга алучылар да булды.
Әлеге концертка махсус хәрби операция ветераннары да чакырылган иде. Шуларның берсе – Илтуган авылы егете Редаль Яһүдин. Ул мобилизация башлангач та үз теләге белән илебезне сакларга юллана. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк, егетнең армия хезмәте Һава-десант гаскәрләрендә үтә, аннары ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, хәрби хезмәтен дәвам итә. Шулай ук Сүриядәге хәрби хәрәкәтләрдә дә катнашырга туры килә аңа. Шуңа махсус хәрби операция башлангач та читтә торып кала алмый ул. Өч ел дәвамында хәрби бурычларын бик намуслы үти егет – моны күкрәгендәге “Батырлык өчен”, “Хезмәттә аерылып торган өчен” медальләре һәм Батырлык ордены да дәлилләп тора. Кызганычка каршы, берничә тапкыр каты яралана, соңгысы аеруча авыр була – өч ай госпитальдә ята, катлаулы өч операция үткәрә. Ләкин Редаль, сәламәтлеге какшавына карамастан, аягына басып кына калмый, бүген ул актив рәвештә гуманитар ярдәм җыю һәм озату белән шөгыльләнә һәм патриотик чараларда катнаша.
Патриотик рух белән сугарылган хәйрия концерты да илебез азатлыгы өчен көрәшүче менә шундый батыр яугирләргә багышланды, дуслыкны, бердәмлекне чагылдырды һәм тамашачылар күңелендә тагын да көчлерәк горурлык хисләре тудырды.
Җыелучыларны район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева сәламләде һәм әлеге изге чарада катнашучыларның һәммәсенә рәхмәтләрен җиткерде.
– Бүген махсус хәрби операция кагылмаган бер генә гаилә дә калмагандыр. Кемнеңдер улы, кемнеңдер ире, туганнары, дуслары илебез азатлыгы өчен көрәштә. Иң мөһиме – алар исән-имин булып, тизрәк җиңү яулап, туган якларына кайтсын, ә без Җиңүне якынайту өчен менә шулай кулыбыздан килгәнчә аларга ярдәм итик, – диде Гөлнара Мәхсүт кызы.
Районыбызның күпме батыр ирләре үзләренең сәламәтлеген һәм гомерен аямыйча Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшкән, төрле хәрби хәрәкәтләрдә бурычларын намус белән үтәгән. Бүген дә мобилизацияләнгән һәм үз теләкләре белән сугышка киткән якташларыбыз илебез мәнфәгатьләрен яклау, ватандашларын саклау таләп ителгән урында. Залга җыелучылар тыныч күк йөзе өчен гомерләрен биргән якташларын бер минут тынлык белән искә алды.
Бу концертта сагышлы да, шул ук вакытта патриотлык тойгысы һәм илебез өчен горурлык хисе белән сугарылган җырлар яңгырады. Алар якташларыбызның батырлыклары, Ватан, тынычлык, гаилә һәм мәхәббәт турында. Чыгышлар хәрби кинохроника кадрлары һәм видеоязмалар белән озатылып барды. Шулай ук дәртле биюләр онытылмаслык мохит тудырды һәм, әлеге чарада катнашучыларның күңелен күтәреп, Җиңү хакына тагын да рухланып эшләргә этәргеч бирде, дип зур ышаныч белән әйтергә мөмкин.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.