Шулай ук, 10 меңнән артык аудиторияле теркәлмәгән битләр һәм каналлар репостлары өчен дә җаваплылык каралган.
- "Роскомнадзор"да теркәлмәгән битләр һәм каналлар репостлары өчен штрафлар кертү турындагы башлангыч көздән дә иртәрәк гамәлгә кермәячәк, - ди Дәүләт думасы депутаты Антон Горелкин. - Бу турыда әлегә сөйләргә иртәрәк, әмма законда бурыч бар икән, җаваплылык та язылырга тиеш. Гамәлдә, бу ике вакыйга арасында, гадәттә, бер елдан да ким булмаган вакыт уза, шуңа күрә Дәүләт думасының көзге сессиясендә бу яңалыкларны көтегез.
Шулай ук депутат искәрткәнчә, «ун меңлек» закон таләпләрен санга сукмаучыларда реклама урнаштырган өчен җаваплылык бар инде: мондый хокук бозу өчен 500 мең сумга кадәр штраф каралган.
Фото һәм оригиналь текст: resbash.ru