+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
11 март 2025, 08:50

Тораклар күпләп төзелә

Узган елда Башкортстанда чираттагы тарихи максимумга ирешелде - 3,348 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырылды.

Тораклар күпләп төзеләТораклар күпләп төзелә
Тораклар күпләп төзелә


Алты ел эчендә файдалануга тапшырылучы торак күләме барлыгы 1 миллион квадрат метрга арткан. Русия Федерациясе рейтингында Башкортстан бу күрсәткеч буенча тотрыклы рәвештә җиденче урында тора, Идел буе федераль округында — икенче.

- "Тормыш өчен инфраструктура" яңа гомумдәүләт проекты кысаларында без ил буенча уртача күрсәткечләрдән шактый югары күрсәткечләргә ирешергә тиеш булачакбыз. Бу - безнең өчен зур сынау һәм зур җаваплылык. Тырышачакбыз", - диде Радий Хәбиров үз чыгышларының берсендә.

Фото: Башинформ


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас