Башкортстанны тагын да үстерергә телисезме? Үз идеяләреңне тормышка ашыру өчен 3 миллион сум алырга теләк бармы? Димәк, төбәк проектлары конкурсы сезнең өчен!
Катнашуга гаризаны ике юнәлеш буенча бирергә мөмкин: «Блогосферада контент» һәм «Махсус интернет-проектлар». Контент төбәккә багышланырга һәм конкурсның 7 тематик линиясенең берсенә туры килергә тиеш: милли мәнфәгатьләрне һәм иҗтимагый кыйммәтләрне яклау; безнең вакыт Геройлары һәм горурлык өчен сәбәпләр; Русиядә тормышның сыйфатлы үзгәрешләре; күпмилләтлелек: күптөрлелектә бердәмлек; рухи-әхлакый ориентирлар, гаилә кыйммәтләре; балалар һәм үсмерләрне тәрбияләү, киләчәк образы.
Гаризаны 31 мартка кадәр шушы сылтама аша бирергә мөмкин: [leech=https://vk.cc/cJ5cHw.]https://vk.cc/cJ5cHw[/leech]. Җиңүчеләрне июльдә билгеләячәкләр.
Конкурсны яңа медиа остаханәсе ярдәмендә Интернетны үстерү институты үткәрә.
Фото: bashinform.ru