+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
14 март 2025, 11:25

Тормыш юлын тик “бишле”гә үтте!

Абруйлы мөгаллимә, мәгариф ветераны Ләлә Дәүләтова-Шәмсиева турында шулай дияргә ныклы нигез бар

Тормыш юлын тик “бишле”гә үтте!Тормыш юлын тик “бишле”гә үтте!
Тормыш юлын тик “бишле”гә үтте!


Шушы көннәрдә хөрмәткә лаек булган якын туганыбыз, мәгариф ветераны Ләлә Гыйльмегаян кызы Дәүләтова-Шәмсиева 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели.

Ләлә 1955 елның 15 мартында Илеш районының Кадер авылында укытучылар гаиләсендә дөньяга аваз салган. Әнисе Һымама Салих кызы Салихова башлангыч сыйныфлар укытучысы, Ләләнең беренче укытучысы иде. Әтисе Гыйльмегаян Нурлыгаян улы Дәүләтов сугыштан исән кайтып, авылыбызда укучыларга математикадан белем бирде. Ул инвалид булып кайтса да, һәр дәресен җиренә җиткереп, авыррак темаларны дәрестән соң калып, өстәмә рәвештә дә төшендерә иде. Аның укучылары математикадан көчле булды. Гомере буе колхоз, партия, авыл тормышында актив катнашты. Авылыбыз уртасындагы һәйкәлдә сугышта һәлак булган авылдашларыбызның исемнәрен үз куллары белән чүкеп язган ул.
Ләләнең әти-әнисе инде күптән бакыйлыкта, ләкин алар турында җылы хатирәләрне авылдашлары кадерләп саклый. Ләләбез шундый күркәм гаиләдә канат ныгытты. Ул туган авылыбызда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, район үзәге Югары Яркәйдә урта белем ала. Хәзер аның алдында яңа максат — укуны дәвам итү һәм һөнәр сайлау. Ул, икеләнүсез, укытучы һөнәрен сайлый. Бәлки, монда әти-әнисенең дә киңәше мөһим роль уйнагандыр. 1972 елда Башкорт дәүләт университетының математика факультетына укырга керә һәм 1977 елда кулына диплом алып, туган мәктәбенә эшкә кайта, лаеклы ялга китүче әтисен алыштыра. Ул авылда яраткан укытучы да, яшьләр тормышын оештыручы да булып танылды. Җырга-биюгә осталыгы белән укучыларның да, яшьләрнең дә үз кешесенә әверелде.
Тиздән Ләлә гомер юлында Йонны авылының уңган егете Рәис Шәмсиевны очрата, өйләнешеп гаилә коралар.
Район үзәгенә күченгәннән соң Ләлә хезмәт юлын мәгариф бүлегендә инспектор булып дәвам итә. Монда да ул коллективта тиз үз кешегә әйләнә. Тыңлаучан, ярдәмчел, оста киңәшче булуы, эшне җиренә җиткереп башкаруы белән абруй казана. Күп еллар РОНОда эшләп, 2010 елда лаеклы ялга чыга.
Район үзәгендә тормыш юлдашы белән бик матур дөнья көтәләр. Яңа йорт төзеделәр, ике улларын үстереп, олы тормыш юлына чыгардылар. Кош-корт асрыйлар, бакчаларында үскән гөлләр, җимеш агачлары тирә-якка матурлык биреп тора. Уллары Илдар белән Илмир да үзләре кебек уңган. Югары белем алып, гаилә корып, җитеш дөнья көтәләр, оныклар бүләк итеп тә Рәис белән Ләләне сөендерделәр.
Ләлә туганыбыз, тормышыңның алдагы көннәрендә дә шулай күңелле итеп, Рәис белән тигезлектә, балалар-оныклар шатлыгына төренеп, сау-сәламәт булып яшәгез. Картлык көнегездә дә тигез булыгыз!

Гөлсәйрә Дәүләтова.
Илеш районы, Кадер авылы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас