Яшь кешегә карата правасыз машина белән идарә иткән өчен, административ материал төзелгән. Автомобиль штрафстоянкага куелган. Егетне алга таба тикшерү өчен урындагы полиция бүлегенә китергәннәр.
Русия Җинаять Кодексының 327 мәддәсендә каралган җинаять билгеләре буенча (ялган документлар, дәүләт бүләкләре, штамплар, мөһерләр һәм бланклар ясау яки әйләнешкә кертү) җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Әлшәй районында да ДАИ хезмәткәрләре ялган документ белән машина йөртүчене тоткарлаган. Бу хакта үз телеграм-каналында Баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов хәбәр итте.
Раевка авылының Дзержинский урамында юл-патруль хезмәте инспекторлары 21 яшьлек кеше идарә иткән ВАЗ-2114 автомобилен туктаткан.
“ДАИ мәгълүмат базасы буенча тикшерү вакытында бирелгән машина йөртү таныклыгының ялган һәм идентификация номеры буенча башка гражданныкы булуы ачыкланган. Автомобиль штрафстоянкага куелган. Ир-егетне алга таба тикшерү өчен полиция бүлегенә китергәннәр”, – дип язды Владимир Севастьянов.
Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Ялган машина йөртү таныклыгы белән ерак китеп булмый, ә менә суд алдына басарга мөмкин.
Онытмагыз: ялганның аягы кыска!