+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
15 март 2025, 09:41

Бөре шәһәре башлыгына богау салганнар

Аны һәм урынбасарын ришвәт алуда гаеплиләр.

Бөре шәһәре башлыгына богау салганнар
Бөре шәһәре башлыгына богау салганнар

Тикшерү эше ачыклаганча, былтыр декабрьдә шәһәре башлыгы Виктория Бурдина урынбасары Сергей Гартанов аша, башкарылган эшләр проект-смета документациясенә туры килмәвенә карамастан, шәһәр объектын төзекләндерү буенча башкарылган эшләр актларына кул куйган өчен подряд оешмасы вәкиленнән ришвәт алган.

Моннан тыш, Тикшерү комитетыннан алынган мәгълүматлар буенча, шәһәр башлыгы 2023 елның июнендә мәдәни мирас булып саналган "Коновалов йорты"н киметелгән бәягә — 3,1 млн сумга саткан, ә аның базар бәясе якынча 5,8 млн сум торган.

Республикада коррупциягә каршы көрәш аяусыз, бу очрак та - моның бер дәлиле.

Фото: "Моя Уфа"

 

Автор: Резида Валитова
Читайте нас