Очрашуның мөһим нәтиҗәләренең берсе төбәк өчен стратегик әһәмияткә ия булган 8 хезмәттәшлек турында килешүне берьюлы имзалау булды.
Аларның берсе Башкортстан Республикасы Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгы һәм Идел буе федераль округы төбәкләренең сәнәгать ведомстволары - Татарстан һәм Удмуртия республикалары, Самара һәм Киров өлкәләре арасында хезмәттәшлек турында килешү.
– Килешүләр сәнәгать өлкәсендә хезмәттәшлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләүгә, уртак программалар һәм проектлар исемлеген төзүгә, сәнәгать һәм сәүдә өлкәсендә үзара килештерелгән карарлар эшләүгә, сәнәгать җитештерүенең һәм энергетиканың көндәшлеккә сәләтен арттыруга һәм тотрыклы үсешенә юнәлтелгән уртак гамәлләр эшләүгә, территорияләр икътисадын инновацион үстерү өчен уңай шартлар булдыруга юнәлтелгән якларның үзара хезмәттәшлеген һәм координациясен күздә тота, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев.
Килешүләр фәнни ачышларга, уйлап табуларга һәм тикшеренү эшчәнлегенә мониторинг уздырганда алынган мәгълүмат һәм тәҗрибә алмашу, уртак экспозицияләр, күргәзмәләр, конференцияләр, семинарлар, конкурслар һәм башка иҗтимагый әһәмиятле чараларны, шул исәптән халыкара чараларны оештыру һәм уздыру буенча хезмәттәшлек итүне күздә тота.
Фото: "Башинформ"