Визит программасына төбәкнең инфраструктура мәйданчыкларын өйрәнү кертелде. Шуларның берсе «Алга» махсус икътисади зонасының бишенче мәйданчыгы – «Уфа» индустриаль паркы булды.
Кунакка резидент предприятиеләрен күрсәттеләр: алар - ашлык эшкәртү өчен җайланмалар җитештерү буенча «АМКОДОР-Агидель» заводы, майлау материаллары җитештерү буенча «Россильбер» инновацион предприятиесе һәм электр җайланмалары чыгаруга махсуслашкан «Уфимец» фәнни-җитештерү берләшмәсе.
- Без Сәүдә-сәнәгать палатасы белән резидентларыбызның проектларын гамәлгә ашыруда күп мәсьәләләрдә актив хезмәттәшлек итәбез. Мондый синергия инвесторларга ярдәм итүнең нәтиҗәлелеген арттырырга һәм төбәктә бизнес алып бару өчен тагын да уңайлырак шартлар булдырырга мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте Башкортстанның Үсеш корпорациясе генеральный директоры Наил Габбасов.
Предприятиеләрдә булу нәтиҗәләре буенча Русия ССП вице-президенты «Россильбер» предприятиесе продукциясенең инновацион булуын, шулай ук предприятиегә кыска вакыт эчендә базар шартлары үзгәрешләренә җайлашырга ярдәм иткән карарларны билгеләп үтте.
Моннан тыш, ул Башкортстан Үсеш корпорациясенең кайбер эре инвестицион проектларны гамәлгә ашыруга керткән зур өлешен һәм Русия һәм чит ил инвесторлары белән хезмәттәшлекнең нәтиҗәлелеген ассызыклады.
Фото: "Башинформ"