Синоптиклар мәгълүматларына караганда, бүген яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача. Көндез температура +5, +10° булачак.
18 мартта төнлә яңгыр, юеш кар, кайбер районнарда көчле яңгыр, көндез яңгыр, урыны белән кар явачак. Бозлавык, юлларда кар өеме көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә -1, +4°, көндез +1, +6°, көньякта +7, +12°.
Чәршәмбе, 19 мартта, яңгыр, юеш кар, көньякта уртача явым-төшем көтелә. Бозлавык булачак. Җил төньяк-көнбатыштан, көнбатыштан уртача. Һава температурасы төнлә -2, +3°, аязганда -5, -10°, көндез -2, +3°, көньякта +8°ка җитәчәк.