+2 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
17 март 2025, 15:07
«Милләт аналарын» бүләкләячәкләр
Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында "Хатын-кыз - милләт анасы" IX Бөтенрусия конкурсы финалистларын һәм җиңүчеләрен бүләкләү узачак.
«Милләт аналарын» бүләкләячәкләр
Конкурс ел саен «Башкортстан хатын-кызлары җәмгыяте» оешмасы башлангычы белән республиканың Мәдәният министрлыгы һәм «Русия халыклары ассамблеясе» Гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы ярдәмендә үткәрелә. Аның төп бурычлары - хатын-кызлар бергәлегенең иҗтимагый-әһәмиятле эшчәнлегенә бәя бирү, ана статусын күтәрү, Ватаныбыз язмышында хатын-кызларның иҗтимагый һәм сәяси ролен активлаштыру. Быел СВО хәрбиләренең аналарына аерым игътибар бирелә.
Конкурста Курган, Ырынбур, Свердловск, Чиләбе өлкәләреннән, Татарстаннан, Башкортстаннан, Пермь краеннан, Ханты-Манси автономияле округыннан, Мәскәү һәм Ырынбур шәһәрләреннән хатын-кызлар катнашты. Барлыгы 500дән артык гариза кергән. Аларның иң яхшылары бүләкләү тантанасына чакырылган.
Бу хакта тулырак:
https://resbash.ru/news/obshchestvo/2025-03-17/v-ufe-nagradyat-pobediteley-ix-vserossiyskogo-konkursa-zhenschina-mat-natsii-4159748
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"