Исегезгә төшерәбез, язгы ташу чорында хәвефсезлекне тәэмин итү өчен 100дән артык кеше һәм 70 берәмлек техника җәлеп ителгән.
- Барлык көчләр һәм чаралар югары дәрәҗәдә әзер. Зыян күргән халыкны эвакуацияләү чаралары тулы күләмдә планлаштырылган, 333 пункт 45 меңгә якын кешене кабул итүгә әзер. Хәзерге вакытта республика территориясендә язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен булдырмауга юнәлтелгән чаралар уздыру оештырылды, - диде Ирек Сәгыйтов.
Республикада язгы ташуга әзерлек вакыйгалар үсешенең иң начар вариантын исәпкә алып башкарыла, анда су басу зонасында 44 муниципаль берәмлектәге 313 торак пункт, 86 меңнән артык кеше яшәүче 22 меңнән артык торак йорт булырга мөмкин.
Республика буенча брлыгы 16 меңгә якын кешедән торган көчләр һәм чаралар төркеме, 4 меңгә якын техника һәм 207 йөзү чарасы әзер тора. Шулай ук республиканың су объектларын мониторинглау өчен "Ка-32" янгын сүндерү-коткару вертолетының һәм пилотсыз авиациянең әзерлеге тәэмин ителәчәк.
Чишмә, Архангель, Илеш районнарында инде шартлату эшләре башкарылган, 800 метрдан артык озынлыкта бозны кисү һәм 14 мең квадрат метрдан артык мәйданда бозны каралау оештырылган.
Бүген "Башгидромет" мәгълүматларына караганда, 19 мартка кадәр аномаль җылы һава торышы һәм явым-төшемнәр аркасында актив кар эрүе көтелә. Бу республика торак пунктларының түбән участокларын су басуга китерергә мөмкин. Кече дала һәм тау елгаларында су дәрәҗәсенең күтәрелүе ихтимал. Барлык хезмәтләр дә оператив хәлгә әзер.
Фото: "Башинформ"