+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
18 март 2025, 14:07

Язгы ташкынга әзербезме?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында язгы ташкынга һәм янгын куркынычы чорына әзерлек буенча федераль киңәшмәдә катнашты. Чараны Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев үткәрде.

Язгы ташкынга әзербезме?Язгы ташкынга әзербезме?
Язгы ташкынга әзербезме?

"Росгидромет" фаразы буенча, су дәрәҗәсе хуҗалык эшчәнлеге өчен кирәкле күрсәткечләрдән түбәнрәк булырга мөмкин. Дмитрий Патрушев милекчеләргә су җыю урыннарын су дәрәҗәсе түбән булганда эшкә әзер булу өчен тикшерергә һәм кирәк булганда корылмаларны җайлаштыру буенча чаралар үткәрергә кушты.

Вице-премьер шулай ук төбәкләргә гидротехник корылмаларның торышына аерым игътибар бирергә, яңгыр суларын агызу системаларының һәм күпер асты киңлекләренең әзерлеген тикшерергә, су басу зоналарын билгеләү һәм бу территорияләрне саклау буенча планнар эшләүне дәвам итәргә кушты.

Язгы ташкынга әзербезме?
Язгы ташкынга әзербезме?
Язгы ташкынга әзербезме?
Язгы ташкынга әзербезме?
Автор:Денис Таваев
Читайте нас