Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
20 март , 08:30

Экстрасенслар Башкортстанга килде

"Битва экстрасенсов" телешоуының дәвамы булган "Битва сильнейших"та катнашучылар Башкортстанга килде. Нинди авылга?

Экстрасенслар Башкортстанга килгән
Экстрасенслар Башкортстанга килгән

Алар Шаран районындагы Яммәт авылына барачак, анда 400гә якын кеше яши.

Шоуда катнашучылар — Александр Шепс, Виктория Райдос һәм Артем Красновны — Уфа аэропортында күреп алганнар.

Алар Туймазыда төн кунган. Бүген тапшыруның яңа чыгарылышын төшерү өчен Шаран төбәгенә юлланачаклар.

"Битва экстрасенсов"  тапшыруы 25нче сезон бара. Бу вакыт эчендә экстрасенслар Башкортстанга да килде. Мисал өчен, 2023 елда бер эпизодның төп геройлары Белорет районының Буганак авылы халкы булды.

Фото: "ТНТ"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: