Имәндәш авыл хакимияте башлыгы Әхнәф Нугайгулов сүзләренчә, Җилем елгасы, Таеш авылын ике яктан уратып алып, ике үзән буйлап ага.
“Быел үзәннәрнең берсендә бозлар тыгылды, шуңа елга агымы шактый тизләште. Су дулкыннары елга ярына якын урнашкан йортларны агызып алып китәр дигән куркыныч бар. Бүген авыл халкы бер йортны сүтте, кирәк булса, иртәгә дә өмә оештырылачак”, – дигән Әхнәф Нугайгулов.
Гомумән алганда, быел язгы ташкын тиз һәм кинәт башланды. Кичә иртән Архангель районында “гадәттән тыш хәл режимы” кертелүе турында билгеле булды. Азау авылында су басу очраклары теркәлде. Бераздан Тәвәкәч авылына да “зур су” килде. Аннан да кешеләрне эвакуцияләү эшләре оештырылды.
Гадәттән тыш шартларда барлык тиешле министрлык һәм ведомстволар оператив эшли.
Фото: bashinform.ru