+6 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
21 март , 13:35

“Алтын солок”ка рәхим итегез!

Предприятие җитештергән югары сыйфатлы продукциягә ихтыяҗ һәрвакыт зур.

“Алтын солок”ка рәхим итегез!
“Алтын солок”ка рәхим итегез!

Бүгенге көндә сәламәт туклану, витаминнар кабул итү һәм спорт популярлаша бара. Интернетта сәламәт туклану турында мәгълүмат бик күп һәм БАДлар* биредә мөһим роль уйный. Безнең һәм чит ил җитештерүчеләренең бик күп азыкка өстәмәләре тәкъдим ителә. Ләкин ялганга тарымас өчен составларын бик җентекләп өйрәнергә кирәк.

Мин үзем сәламәт туклану белән шөгыльләнергә булдым һәм БАДлар белән җентекле кызыксына башладым, аларның ниндиен генә тәкъдим итмиләр. Үземә кирәкле БАДлар тапмагач, үзебезнең Башкортстанда җитештерелгәннәрен өйрәнә башладым, алар бик күп түгел. Минем игътибарны “Алтын солок” бренды җәлеп итте. Бу компания БАДлар түгел, ә умартачылык продуктлары һәм табигый косметика тәкъдим итә, аларның барысының да составы табигый. Бик күп файдалы продукцияләре кызыксыну уятты, алар барлык билгеле маркетплейсларга да куелган, үзеңә кирәген бәяләмәләрен укып сайларга мөмкин: буыннарны, җәрәхәтләрне дәвалаучы, ялкынсынуга каршы кремнар, күз, борын тамчылары һәм башка күп файдалы препаратлар күрсәтелгән. Аларның үз сайтлары да бар, анда һәр препаратка тулы характеристика бирелә. Шулай ук “Балалар өчен”, “Матурлык өчен”, “Хатын-кыз сәламәтлеге”, “Бөтен гаилә өчен”, “Ир-ат сәламәт­леге” бүләк җыелмалары сатып алырга мөмкин.


Умартачылык – файдалы һәм мавыктыргыч шө­гыль. Бал кортлары югары туклыклы һәм диетик продукт – бал, сәнәгать һәм медицина өчен кыйммәтле продукт – балавыз җитештерә. Соңгы ике дистә елда бал кортларыннан, бал һәм балавыздан тыш, дәвалау продуктлары – ана сөте, перга, прополис, умарта агуы да ала башладылар.
Бүгенге көндә Башкортстанда умартачылар саны байтак, кемгәдер умартачылык ул – мавыгу, ә кем өчендер гаилә бизнесы. Әлеге шөгылен зур бизнес дәрәҗәсенә үстергән, бүгенге көндә уңышлы эшләүче, “Алтын солок” брендына нигез салучы Ришат Нургалиев белән умартачылык продуктлары турында сөйләштек.
Умартачылык белән 14 яшеннән шөгыльләнә ул. 1997 елда абыйсы Наил Нургалиев белән әти-әниләре биргән акчага беренче умартаны сатып алалар. 2014 елда “Алтын солок” брендын булдырганнар. Хәзер компания туклану һәм косметика өлкәсендә 200дән артык төр продукция җитеш­терә.


– 1997 елда Наил абыем һәм мин умартачылык белән шөгыльләнә башладык. Мин ул вакытта әле мәктәп укучысы идем, ә абый – мәктәпнең яшь укытучысы. Тәүдә дүрт умарта гаиләсе сатып алдык. Беренче елларда бар эшне дә үзебез башкардык: бал кортларын карадык, балны аертып, савытларга тутырдык, үзебез үк саттык та – бизнес шулай башланды. Мин укыдым, абый эшләде, ә җәен без бөтен вакытыбызны диярлек умарталыкта үткәр­дек. Без акрынлап үсә бардык, сатудан кергән табышка һәм әни биргән акчага яңа умарталар сатып алдык.


2004 елда без перга эшкәртү белән шөгыльләнә башладык. Бу – бал кортлары чәчәкләрдән җыя торган ферментланган серкә. Нәкъ менә пергада иң файдалы витаминнар “яшеренгән”. Ул йөз процент үзләштерелә, аллергия тудырмый. Бал белән генә шөгыль­ләнүнең табышы азрак, аны җитеш­терүчеләр күп: көндәшлек югары, ә өстәлгән бәя кечкенә. Перга җитештерү белән ул вакытта беркем дә шөгыль­ләнми иде. Аны кәрәзләрдән чиста килеш алу өчен кәрәзле тышчага зыян китермәскә кирәк, бу – бик катлаулы эш.


2016 елда без Мәскәү компаниясенә мөрәҗәгать итеп, алар ярдәме белән беренче чит ил җиһазларын алдык. Бу ассортиментны киңәйтү яңа продуктлар эшләү мөмкинлеге бирде. Соңгы сатып алынган җиһазларның берсе – грануляция линиясе. Ул грануллар рәвешендә балавыз җитеш­терә, без аларны 20 килограммлы капчыкларга тутырабыз һәм фармацевтика заводларына, косметика ком­панияләренә җибәрәбез.
Безнең төп косметик продуктларыбыз – умарта балавызы, ана сөте һәм прополис нигезендә эшләнгән бит өчен кремнар. Бөтен кремнар һәм прополислы мазьлар линейкасы тирегә бик яхшы тәэсир итә. Продукциянең аерым линейкасы – Башкортстан үләннәре һәм перга нигезендә ясалган витаминнар. Мин аны витаминнарның иң яхшы табигый чыганагы дип саныйм. Мәсәлән, прополис һәм ана сөте нигезендә эшләнгән безнең тамчыларга заказ бирүчеләр бик югары бәһа бирде. Составында бары тик су һәм прополис кына, алар асептик шартларда тутырылалар һәм шуның өчен дә файдалы сыйфатларын югалтмыйлар.
Сату каналлары. Безнең сату каналлары бүгенге көндә популяр маркетплейсларда һәм партнерлык офлайн-нокталарында. Сатулар географиясе – бөтен Русия. Продукцияне аэропортларда һәм тимер юл вокзалларында да сатып алырга мөмкин. Үз нокталарыбыз юк – сатулар белән партнерлар шөгыльләнә.
Башкалардан аерылып торабыз!


Бал һәм косметология өлкәләрендә конкуренция бик югары. Әмма безнең тәкъдим аерылып тора. Без косметиканы башкорт балы нигезендә эшлибез – белүемчә, андый компанияләр юк диярлек. Мәсәлән, күпләр прополис җитештерә, әмма Башкортстан җирлегендә җитештерелгән прополис башкалардан нык аерыла. “Алтын солок” брендының исеме дә шушы үзенчәлекне чагылдыра. “Золотая борть” урысчадан бал кортлары яши торган куыш дип тәрҗемә ителә. Башкортстан умарта­чылыкның мәккәсе булып санала: матур болыннар, калкулыклар, юкә урманнары. Башкорт балы, чыннан да, төбәкнең визит карточкаларының берсе. Шул ук вакытта умартачылык та, теләсә нинди авыл хуҗалыгы эшчәнлеге кебек үк, һава торышына нык бәйләнгән. Һава шартлары бал уңышына зур йогынты ясый. Шуңа да монда шаблон буенча эшләп булмый, һәр ел – төрле. Мәсәлән, бер елда юкә 1 июльдә чәчәк ата, ә икенче елда – 10 июньдә. Һәм даими рәвештә бу тышкы факторларга яраклашырга, табигатьне тыңлый белергә кирәк, нәрсә эшләргә кирәклеген ул үзе әйтә.

Үзе өчен һәм башкалар өчен


Безнең компания өч юнәлештә эшли: ярымфабрикатлар чыгару, әзер продукция җитештерү һәм контракт буенча җитештерү. Безгә косметик брендлар мөрәҗәгать итә, без алар маркетплейсларда саткан товарларны алар маркасы астында чыгарабыз. Безнең җиһазлар белән эшли белүче хезмәткәрләр юк – аларны беркайда да өйрәтмиләр. Бездә техника кыйммәтле һәм үзенчәлекле, аның белән эш итү өчен зур осталык һәм төгәллек кирәк. Шуңа күрә без кадрларны үзебез үстерәбез – аларны үз эшебезнең үзенчәлекләренә өйрәтә­без. Бүгенге көндә предприятиедә 25 кеше эшли. Аларның барысы да үз эшен белеп һәм яратып башкара.
Безнең миссия – кешенең сәламәтлеген һәм матурлыгын саклау. Һәм сәламәтлек – бу формулада төп компонент: аннан башка матур булу мөмкин түгел. Крем сөртеп кенә матур тиреле булам димә. Дөрес тукланырга да кирәк. Безнең продуктлар исә кешегә тыштан да, эчтән дә ярдәм итә. Без төрле яшьтәге кешеләрнең безнең продуктлардан мөмкин кадәр күбрәк файдалануын һәм сәламәт булуын телибез.
Ришат Нургалиевның алдагы чорга да планнары зур. “Алтын солок” коллективына алдагы көннәрдә яңадан-яңа уңышлар телибез, алар җитештергән продукция кешеләргә файда китерсен.

“Алтын солок” сайты: https://vk.com/altyn_solok



Элина ФӘЙЗУЛЛИНА.
* БАд дару булып тормый.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: