0 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
23 март , 17:14

Икәүләп югалганнар

Башкортстанда бер ир һәм дүрт яшьлек баланы эзлиләр.

Икәүләп югалганнар
Икәүләп югалганнар

Нефтекамада волонтерлар 34 яшьлек Денис Пакриев һәм 4 яшьлек Богдан Жижинның югалуы турында хәбәр иттеләр. Алар кичә, 22 мартта өйдән чыгып киткәннәр һәм башка әйләнеп кайтмаганнар, дип хәбәр итә «Лиза Алерт».

Денис Пакриев билгеләре: буе 165 см, гәүдәсе уртача, чәчләре кара, күзләре коңгырт. Өстенә куе зәңгәр куртка һәм коңгырт джинсалар кигән.

Богдан Жижинның билгеләре: буе 90 см, ябык гәүдәле, чәчләре ачык коңгырт, күзләре коңгырт. Өстенә квадрат бизәкле куе зәңгәр куртка, соры болонь чалбар, кара резина итек, бәйләгән төрле төстәге башлык кигән.

Алар турында нинди дә булса мәгълүмат булган кешеләрдән шушы саннар буенча шалтыратуны сорыйлар: 8 800 -700-54-52 яки 112.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: