+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
25 март , 09:36

Үсмерләр дөнья күрсен!

Хөкүмәт кушуы буенча аларга ташламалы билетлар турында карарлар проектлары эшләнгән.

Үсмерләр дөнья күрсен!
Үсмерләр дөнья күрсен!

Монополиягә каршы федераль хезмәт 10-18 яшьлек пассажирлар өчен ерак юлга чыкканда билет сатып алганда ташлама ясауны даими рәвештә калдырырга уйлый. Хөкүмәт кушуы буенча карарлар проектлары эшләнгән. Документларга ярашлы, бу ташламалар пассажирның кайда укуына карамастан биреләчәк. Бердәнбер шарт – пассажирның туу турында таныклыгын күрсәтергә кирәк булачак.

Әлеге вакытта биш яшькә кадәрге балалар гына аерым урын биләмәсә бушка йөри алалар. 10 яшьтән кечерәк булган балаларга балалар тарифы каралган, ул олылар билетының 35 проценттан алып 70 процентына кадәр тәшкил итә.

Чыганак: mgazeta.com

Автор фотосы.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: