+12 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
25 март , 20:53

Сусаклагычлар хәвеф белән янамыймы?

Хәзерге вакытта республиканың барлык гидротехник корылмалары канәгатьләнерлек хәлдә һәм язгы ташуны үткәрергә әзер. Бу хакта БСТ телеканалы брифингында Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сөйләде.

Сусаклагычлар хәвеф белән янамыймы?
Сусаклагычлар хәвеф белән янамыймы?

Ул билгеләп үткәнчә, республиканың иң эре сусаклагычлары – Павловка, Йомагуҗа, Нөгеш сусаклагычлары тулу режимында эшли. Авария хәлләре килеп чыгу куркынычы юк.

Көньяк зона буенча Юшатыр сусаклагычлары тула. Урал зонасы буенча Әүҗән, Кага, Үзән, Тирлән сусаклагычлары тулган, Көнбатыш зона буенча Шаран сусаклагычы тулган, анда суны транзит аша үткәрү бара. Туймазы, Ярмәкәй, Авыргазы сусаклагычлары тула. Дәүләкән, Акманай, Белое озеро сусаклагычлары транзит су үткәрү режимында.

Төньяк зонаның Мәчетле, Балакатай сусаклагычлары суны транзит аша үткәрү режимында, алар су ташудан соң тутырылачак. Урал аръягы зонасы буенча - Таналык, Сакмар, Матрай, Сибай шәһәрендәге Ходолаз елгасы буенда, Яңа Украина, Уртазым (Целинный авылы), Уртазым (Ургаз авылы) Акъяр, Бозаулык сусаклагычлары тулган. Зилаер сусаклагычы язгы ташудан соң тулачак.

Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә су хуҗалыгы билгеләнешендәге 100 һәм аннан да күбрәк кубометр сыйдырышлы 524 буа һәм сусаклагычлар файдаланыла.

- Барлык сусаклагычлар да штат режимында эшли. Актив язгы ташу чорында барлык җаваплы хезмәтләр һәм ведомстволарның үзара хезмәттәшлеге никадәр мөһим булуын тагын бер кат ассызыклыйсым килә. Язгы ташуны авариясез уздыруга әзерлек эшләрен аерым контрольдә тотабыз, - дип йомгаклады Нияз Фазылов.

Республикада ташу алдыннан сусаклагычларда су дәрәҗәсе мөмкин булган кадәр киметелде. Бу язгы ташу суларын кабул итү һәм иң югары чыгымнарны киметү өчен эшләнде.

Нияз Фазылов шулай ук ассызыклаганча, Башкортстанда ел саен елгаларны чистарту, ярларны ныгыту һәм гидротехник корылмаларга капиталь ремонт ясау буенча чаралар үткәрелә. Бу язгы ташуны авариясез уздыруга һәм корылмаларның хәвефсезлегенә сизелерлек йогынты ясый.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: