Ведомство мәгълүматлары буенча, 4 муниципаль районда һәм 1 шәһәр округында 15 йорт яны территориясен, 5 юл участогын һәм бер күперне су басуга бәйле 8 вәзгыять контрольдә тотыла. Су баскан йортлар һәм бакча участоклары юк.
Барлык торак пунктларда вакытлыча гидропостлар оештырылган, оператив төркемнәр тарафыннан өзлексез мониторинг алып барыла. Баш идарәдә тәүлек буена оператив штаб эшен дәвам итә.
Соңгы тәүлектә боз шартлату эшләре башкарылмады.
Республикада 76 кешедән һәм 45 берәмлек техникадан торучы оператив төркем даими эшли. Шулай ук волонтерлар да җәлеп ителгән.
Благовещен районының Андреевка һәм Дмитриевка авылларында су басу куркынычы булу сәбәпле, урында килеп туган хәл мониторингы оештырылган. Вакытлыча урнаштыру һәм туклану буенча ике пункт зыян күргән халыкны кабул итүгә әзер.
Дежурлык, шулай ук, Кушнаренко районының Тарыбирде авылында оештырылган. Хәзерге вакытта елгада боз тыгыннары булуы ачыкланган. Халыкка мәгълүмат бирелде.
Архангель районының Кызылъяр авылы янында Инҗәр елгасындагы боз тыгынлыгы аерым контрольдә кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре һава разведкасы үткәргәннән соң, тыгынның 2,9 километр тәшкил итүе ачыкланган. Гражданнардан шикаятьләр килмәде. Хәлнең кискенләшүе фаразланмый.
Фото: "Башинформ"