Аның эшендә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе начальнигы вазыйфасын башкаручы Эдуард Идрисов, Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов, "Роспотребнадзор", "Башгидромет" вәкилләре катнаша.
Дүшәмбе көнне атналык киңәшмә барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та бу темага зур игътибар бүлде.
“Бүгенгә ташкын белән бәйле ике төбәк авыр хәлдә калды. Күрелгән зыян күләмен билгеләргә, кешеләргә матди ярдәм күрсәтергә, тиз һәм оешкан төстә эшләргә һәм соңыннан да ташкынга бәйле төрле хәлгә әзер булырга тиешбез", - дип билгеләде төбәк җитәкчесе.
Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов белдерүенчә, быел язгы ташу, боз китү бик иртә – 15-16 мартта башланды, аннары шушы көннәрдә яңгырлар яуды. Нәтиҗәдә, республикада 56 су басу очрагы теркәлде, 121 йорт хужылыгы, 29 юл участогы судан зыян күрде.
“Әлеге көндә хәлләр җайга салына, шулай да республиканың биш районындагы хәлләр даими контрольдә тотыла. Бөтен районнарда да оператив штаблар эшли", - диде Ирек Сәгыйтов.
Фото: "Башинформ"