+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
26 март , 15:17

Чит ил студентлары арасында Халыкара телләр фестивале узды

Вузара кампус мәйданчыгында чит ил студентлары арасында Халыкара телләр фестивале узды.

Чит ил студентлары арасында Халыкара телләр фестивале узды
Чит ил студентлары арасында Халыкара телләр фестивале узды

Ул Башкортстан, Санкт-Петербург, Ижау, Пермь, Түбән Новгород һәм Самара университетларыннан 200гә якын кешене җыйды. Алар барысы да югары белем алырга Русиягә чит илләрдән, шул исәптән Һиндстаннан, Нигериядән, Мисырдан, Ираннан, Таҗикстаннан, Үзбәкстаннан, Намибиядән, Мароккодан, Алжирдан, Әфганстаннан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм башка илләрдән килгән.

Телләр фестивале - Башкорт дәүләт медуниверситетының ел саен үткәрелә торган чарасы, ул урыс теле укытучылары тарафыннан үткәрелә һәм чит телләрне һәм мәдәниятне өйрәнергә яратучыларны җыя.

- Ел саен БДМУ Бөтен дөньядан булачак табиблар өчен Халыкара студентлар мәйданчыгына әверелә. Хәзер без дөньяның 60 иленнән 5 меңгә якын чит ил студентын укытабыз. Бу Башкортстан педагогларының укыту дәрәҗәсен һәм лабораторияләребезне һәм клиникаларыбызны җиһазландыруның дөнья стандартларына туры килүен тану. Һәм безнең өчен студентларыбызның мәдәниятара аралашуы, аларның урыс телен белүе мөһим, - дип билгеләп үтте Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының БДМУ ректоры, Русия Фәннәр академиясе академигы, профессор Валентин Павлов.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: