+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
26 март 2025, 14:38

Гөлназны күрмәдегезме?

Уфада 39 яшьлек Гөлназ Хәлиуллина югалган.

Гөлназны күрмәдегезме?
Гөлназны күрмәдегезме?
Уфада югалган 39 яшьлек Гөлназ Хәлиуллинаны эзлиләр. Бу хакта «Лиза Алерт» эзләү отрядында хәбәр иттеләр.

Хатын-кызның кайда булуы 25 марттан бирле билгеле түгел.

Югалган хатын-кызның билгеләре: буе 160 сантиметр, уртача гәүдәле, кара чәчле, коңгырт күзле. Өстенә пальто, зәңгәр чалбар, кара ботинка кигән һәм ачык көрән төстәге шарф бәйләгән булган.

Хатын-кызның кайда булуы турында белгән һәркемнән 8(800)700-54-52 яки 112 телефоннары буенча хәбәр итүне сорыйлар.

Фото: "Горобзор.ру"

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас