Анна Прокофьева белән булган оператор Дмитрий Волков яраланган, дип хәбәр иттеләр РБК телеканалның матбугат хезмәтендә.
"Аннага 35 яшь, тиздән аның туган көне булыр иде. Ул РУДНны "журналистика" белгечлеге буенча тәмамлаган, испан телен иркен белгән. "Россия сегодня" агентлыгының испан редакциясендә эшләгән. "Беренче канал"да 2023 елдан - хәрби корреспондент, махсус хәрби операция зонасыннан репортажлар алып барды", - дип хәбәр итте телеканал.
Прокофьеваның телеграмм-каналында соңгы язмасы 25 мартта язылган. «Кайдадыр 404 иле белән чиктә..." - дип язган журналист һәм үзенең фотографиясен беркеткән. 2 һәм 9 мартта "Беренче канал" да Прокофьеваның Курск өлкәсендәге чик буеннан репортажлары чыкты.
Анна Прокофьеваның үлеме турында беренче булып хәрби хәбәрчеләр Александр Сладков һәм Владимир Романов телеграмм-каналларда хәбәр итте. Романов хәбәрченең Краснояружск районының Демидовка авылында эшләвен аныклады.
Батыр йөрәкле журналистның эшен башкалар дәвам итәчәк.
Фото: РБК