+13 °С
Ачык
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
27 март , 20:52

Башкортстанда ятимнәр саны кими

Башкортстан социаль ятимлекне киметү тәҗрибәсе белән уртаклашты. Чарада Идел буе федераль округының барлык 14 төбәгеннән 500дән артык белгеч катнашты.

Башкортстанда ятимнәр саны кими
Башкортстанда ятимнәр саны кими

Түбән Новгородта узган “Гаилә - беренче урында” форумында республика вәкилләре дә катнашты.

Башкортстанда соңгы 6 елда ятимнәр өчен учреждениеләргә эләккән балалар саны 2 тапкыр кимегән, ә балалар приютлары саны 38дән 31гә калган.

Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров хәбәр иткәнчә, соңгы өч елда округта 3 яшьтән 17 яшькә кадәрге балигъ булмаганнар өчен социаль-тернәкләндерү үзәкләренә урнаштырылган балалар саны ата-ана гаризасы буенча 10 процентка кимегән, ә опекага туганнарының гаиләләренә тапшырылган балалар саны 14 процентка арткан.

- Округ буенча туган гаиләләренә һәм туганнарына кайтарылган балаларның уртача өлеше түбән булып кала – 43 процент. Учреждениеләргә кабат эләгүчеләр саны кимеми, мондый күрсәткеч, әлбәттә, шатлыклы түгел. Димәк, профилактик чаралар тагын да нәтиҗәлерәк булырга тиеш. Моның өчен махсуслаштырылган проектларны киңәйтергә, эчүче ата-аналарга, хатын-кызларга ярдәм итәргә, балалар психикасының үзенчәлекләре турында ата-аналар белән күбрәк сөйләшергә, белгечләрне өйрәтергә кирәк, - дип ассызыклады Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров.

Форумда Башкортстан вәкилләре мондый гаиләләр һәм балалар белән эшләүне оештыруда ведомствоара хезмәттәшлекнең уңышлы тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Фото: башинформ.рф

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: