+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
27 март , 08:35

Илле миллион сум отканнар!

Башкортстанда яшәүче гади эшче гаиләгә гаҗәеп бәхет елмайган.

Илле миллион сум отканнар!
Илле миллион сум отканнар!
Ир белән хатын, "Столото" лотереясы сатып алып, фантастик сумма - 50 млн сум откан. Алар үз күзләренә ышанмаган, ләкин барысы да дөрес булып чыккан.

Гаилә башлыгы инде 20 елдан артык балта остасы булып эшли. Алар хатыны белән даими рәвештә лотерея билетлары сатып алганнар һәм моңа кадәр 15, 30 һәм 100 мең сум акча отканнар. Әмма һичшиксез зуррак уңышка ирешәчәкләренә ышанганнар. "Столото" фирма кибетендә чираттагы билетны сатып алгач, аптырашта калганнар: 50 миллион - чын джек-пот! Ир-ат отышны рәсмиләштерү өчен Мәскәүдәге лотерея үзәгенә киткән.

Ир белән хатын акчаларын ничек тотынырга уйлаганнар инде. Алар өч бүлмәле зур фатир алырга җыена. Моннан тыш, автомобиль кредитын ябачаклар һәм билгеле бер сумманы хәйриягә сарыф итәчәкләр.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: