+4 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Яңалыклар
27 март , 11:30

Яңа музей төзелә башлый

Евразия күчмә цивилизацияләр музеен Башкортстанның Чишмә районындагы Тура-хан төрбәсе янында төзиячәкләр. Барысының да якынча ничек булачагын аңлар өчен түбәндәге роликны карагыз.



Комплекс территориясендә экспозиция заллары, депозитарийлар, лабораторияләр, картиналар галереясе, интерактив киңлекләр, тамаша залы, ресторан һәм кафе урнашачак. Биредә өч зур объект булачак – музейның үзеннән тыш, болар - Башкорт аты һәм Аучы кошлар үзәкләре, «Кочевник» СПА-шифаханәсе. Төп эшләр киләсе елда ук башланачак.

Музейның киләчәктәге мөһим үзенчәлеге - ул урынның ландшафтына сакчыл карашта кертеләчәк. Радий Хәбиров ассызыклаганча, Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзүнең төп принцибы - табигатьне, тарихи һәйкәлләрне саклау һәм шул ук вакытта уникаль объект булдыру, ул күп кешеләрне җәлеп итү үзәгенә әвереләчәк.

Шул ук вакытта Тура-хан мавзолее янындагы визит-үзәктә инде 90 меңгә якын кеше булган.

Фото: Башинформ

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: