Әлеге вакытта 2 районда һәм 1 шәһәрдә 4 вәзгыять контрольдә тора. Анда 5 йорт яны территориясен (Архангель районы Азау авылы) һәм 2 юл участогын, шулай ук 1 күперне су баскан.
Контрольдә кала:
- Чишмә районының Күчем авылы, күперне күчереп салу.
- Архангель районының Азау авылы. 5 йорт яны территориясен су баса.
- Уфа шәһәренең "Казарез" һәм "Альбатрос" бакчаларына илтүче юлын су баскан.
- Уфа шәһәренең " Озон" бакчачылар ширкәтенә юлга су чыккан.
Язгы ташу куркынычы чоры башланганнан бирле барлыгы 52 вәзгыять контрольдән алынды. Зыян күрүчеләр юк.
Бөре шәһәре һәм Благовещен районының Андреевка авылы тирәсендә Агыйдел елгасында, тәүлегенә 23 сантиметр су күтәрелгән, шулай ук Бакалы районы Нагайбак авылы янында Ык елгасында су күтәрелү дәвам итә.
27 март көнне Дуван районының Мәсәгуть авылы янында Әй елгасында 4 тапкыр боз шартлатылды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе, Гадәттән тыш хәлләр буенча Башкортстан дәүләт комитеты хезмәткәрләре республиканың су объектларындагы хәлләрне тәүлек буе күзәтеп тора.
Фото: "Башинформ"