Март ахыры безне яхшы һава торышы белән шатландырачак. Ял көннәрендә явым-төшем булмаячак, һава температурасы көндез +13°С ка кадәр җитәчәк. Шулай да урыны белән бераз яңгыр явачак. Мондый фаразны "Башгидромет" әзерләгән.
Шимбә көнне, 29 мартта, явым-төшемсез. Һава температурасы төнлә 0°-5°с, көндез +8 + + 13 ° С. Җил көньяк-көнчыгыштан уртача.
Якшәмбе, 30 мартта, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән бераз яңгыр ява.. Һава температурасы төнлә 0°-5 ° С, көндез +7 ° +12°с. җил көньяк-көнчыгыштан,көнчыгыштан уртача.
Дүшәмбе, 31 мартта, урыны белән бераз яңгыр ява. Һава температурасы төнлә -2°+3 ° с, көндез +8... +13°С. җил көньяктан, төньякка күчеп, уртача.
Хәерле, матур, тәмле яллар сезгә, дуслар!
Автор фотосы.