+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 апрель 2025, 01:04

Быелгы җәй нинди булачак?

Галимнәр фаразына сөенергә дә, көенергә дә белмәссең.

Быелгы җәй нинди булачак?Быелгы җәй нинди булачак?
Быелгы җәй нинди булачак?

Башкортстанда якындагы атналарда температураның кискен үзгәрүе көтелә. Бүген термометр баганалары җәйгечә +19 градуска кадәр күтәреләчәк, дип хәбәр итә "Башгидромет".

Яз республика халкына чын температура контрастлары вәгъдә итә: бу атнада температура +10, +15 градуска кадәр төшәчәк, ә төбәкнең төньягында бөтенләй дә +5 градуска кадәр суытачак. Бераз яңгырлар көтелә.

"Фобос" үзәге белгечләре быел апрельдә Урал һәм Себердә нормадан югары температура вәгъдә итә, әмма арктик һава агымы башка булмаячак. Салкынның беренче дулкыны үзәк Русияне айның беренче һәм икенче декадалары тоташкан вакытта каплап алачак һәм шактый вакыт дәвам итәчәк. Тагын бер суыту апрель ахырында булырга мөмкин. Хәер, салкын чорлар сизелерлек җылынулар белән чиратлашып барачак, шуңа күрә уртача температура норма чикләрендә калачак.

Май ае уңай башланачак: "Гисметео" мәгълүматларына караганда, айның беренче яртысында температура +18, +19 градус булачак. Метеорологлар һава торышының үзгәрүен глобаль климат процесслары белән бәйли. Русия "Гидрометүзәге"нең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд билгеләп үткәнчә, 2025 ел, мөгаен, планетада күзәтүләр тарихында иң җылы елларның бишлегенә яки хәтта өчлегенә керәчәк.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас