+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
2 апрель 2025, 06:28

Гарьләнеп үләрсең, билләһи!

Дәүләкән районында суд приставлары алиментчы "әти"не тоткарлаган. Бу вакытта ул "ак тәхет"тә утырган булган...

Гарьләнеп үләрсең, билләһи!Гарьләнеп үләрсең, билләһи!
Гарьләнеп үләрсең, билләһи!

Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча идарәсендә алимент түләмәүчене эзләү турында кызыклы вакыйга белән бүлештеләр.

Дәүләкән районында яшәүче кешенең үз баласына 500 мең сумнан артык бурычы була. 80 сәгать мәҗбүри эш билгеләү турындагы суд карарыннан соң да ир алимент түләргә ашыкмый.

Суд приставлары бурычлының туганнарына берничә тапкыр килә. Ләкин аны тоткарлап булмый - туганнары аның акча эшләргә китүен әйтеп котыла. УФССП хезмәткәрләре рейдларының берсендә бу гаиләгә алар спиртлы эчемлекләр эчеп утырганда килеп керә. Өстәлнең муллыгын күргәч, приставлар өйдә тагын кемдер барлыгын чамалый.

Ир озак качып тора алмый — тентү вакытында бәдрәфтән төчкергән тавыш ишетелә. Алиментчыны яшеренгән урыныннан чыгаралар һәм суд приставлары бүлегенә китерәләр. Аңа карата балаларны карау өчен акча түләмәү мәддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: "Моя Уфа"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас