Бу хакта республика Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә сүз барды. Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитеты рәисе Кирилл Первов хәбәр иткәнчә, ведомство карамагындагы 716 кеше һәм 130 берәмлек техникадан торган янгын-коткару бүлекчәләре бу елның янгын хәвефе чорына тулысынча әзер.
Башкортстанда янгын хәвефен булдырмау өчен 1500 ранец янгын сүндергеч һәм 18 күчерелмә янгын резервуары әзерләнгән. 2000нән артык волонтер янгын сүндерү программасы буенча укулар узган. "Ка-32" янгын сүндерү-коткару вертолеты тәүлек буе кизү тора. Моңа өстәп, 2030 елга кадәр янгын-коткару көчләрен үстерү стратегиясе кысаларында өч янгын сүндерү автоцистернасы һәм 11 берәмлек тагылма янгын сүндерү техникасы сатып алу планлаштырылган.
– Ландшафт янгыннарын сүндерү өчен көчләрнең һәм чараларның гомум төркемендә 7500 кеше һәм 1000 берәмлектән артык техника исәпләнә, - дип йомгаклады Кирилл Первов.
***
Өстәмә янгын хәвефсезлеге чараларын республиканың урман фонды территориясендә дә кертергә планлаштыралар. Башкортстанның урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов "Росгидромет"ның якынча фаразларын тәкъдим итте. Алар нигезендә республиканың аерым районнарында майдан сентябрьгә кадәр янгын хәвефе югары дәрәҗәдә булыр дип фаразлана.
- Һава температурасының күтәрелүен, тирә-як территорияләрдә коры үләннең янып китүен һәм термик нокталар турындагы космик мониторинг мәгълүматларын исәпкә алып, без 3 апрельдән урманнарда янгын хәвефе сезонын ачабыз, ә 1 майдан республика урманнарында янгынга каршы махсус режим кертергә тәкъдим итәбез, – дип билгеләп үтте Марат Шәрәфетдинов.
Урман хуҗалыгы министры муниципаль хакимиятләр җитәкчеләренә 15 апрельгә кадәр урман массивлары янындагы торак пунктлар, икътисад һәм социаль өлкә объектлары тирәли җирләрне сөрү үткәрергә киңәш итте. Шулай ук, җир биләүчеләрнең һәм янәшәдәге кишәрлекләр милекчеләренең буфер зоналарында коры үләннәрне һәм янучан материалларны җыю эшен яисә сөрелгән полосаларны контрольдә тоту мөһим. Бу эшне 1 майга кадәр төгәлләргә кирәк.
Башкортстан Башлыгы янгын хәвефсезлеге мәсьәләсен контрольдә тотарга кушты.
- Фаразлардан чыгып, безне эссе һава торышы көтә, моның беренче билгеләре - коры үләннең яна башлавы. Эшкә керешәбез, кирәкле материаллар, кадрларны һәм чараларны әзерләгез, - дип йомгаклады Радий Хәбиров.
Фото: "Башинформ"