+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
2 апрель 2025, 18:05

Юлдагы вакытлыча уңайсызлыкларны халык аңлап кабул итсен

Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтләре аеруча еш теркәлгән урыннар кимегән.

Юлдагы вакытлыча уңайсызлыкларны халык аңлап кабул итсен
Юлдагы вакытлыча уңайсызлыкларны халык аңлап кабул итсен

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика автомобиль юлларында хәрәкәт иминлеген арттыру чаралары турында фикер алыштылар.

Төбәкнең транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Любовь Минакова хәбәр иткәнчә, быел 200 чакрым юлларда яктырту эшләрен башкару, меңнәрчә юл билгесе, 102 км барьер һәм коймалар, 120 светофор урнаштыру, шулай ук 75 км тротуарны төзекләндерү планлаштырыла.

– 1,5 мең километрдан артык автомобиль юлларын һәм 8 мең погон метрдан артык мәйданлы 35 күперне норматив хәлгә китерәбез, - дип өстәде Любовь Минакова.

Башкортстан башкаласында интеллектуаль транспорт системасын кертүне дәвам итәчәкләр. Быел Уфада 12 светофор яңартылачак, 12 яңа юл контролеры, 114 видеокүзәтү камерасы һәм транспорт агымы детекторлары урнаштырылачак.

Күрелүче чаралар республика юлларында аварияләр санын киметергә мөмкинлек бирә. Үткән елда юл-транспорт һәлакәтләре еш булган участоклар саны 21гә кимеде, әле тагын 56 урын кала.

Радий Хәбиров юл-транспорт һәлакәтләрен киметү буенча эшне активлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы, шулай ук, М-5 һәм Р-240 трассаларында, Уфа юлларында колеялар барлыкка килүенә игътибар итте. Төбәк җитәкчесе аларны бетерү өчен чаралар күрергә кушты.

Моннан тыш, оператив киңәшмәдә Булгаково авылы янындагы Р-240 федераль трассасында Өршәк елгасы аша күперне ремонтлау планнары турында фикер алыштылар. «Приуралье» автомобиль юллары идарәсе башлыгы Денис Абрамов хәбәр иткәнчә, корылма 1980 елда төзелгән.

- Соңгы тапкыр күперне 2014 елда ремонтладык, хәзер ул яңартуны таләп итә, - диде Денис Абрамов. - Эшләрне башлау шушы елның маена планлаштырылган иде, ремонт 70 көн дәвам итәчәк. Автомобильләр узу өчен вакытлы билгеләр һәм светофорлы өч хәрәкәт полосасы оештырабыз.

Радий Хәбиров аны ремонтлау вакытын кыскартырга кушты.

- Бу юл зур йөкләнешле. Май аенда бакчачылар йөри башлаячак. Әйдәгез, сроклар буенча уйлашыйк, барысын да акыл белән эшләргә кирәк, - дип йомгаклады Башкортстан Башлыгы. - Халык, моны исәпкә алып, юл йөрү вакытын исәпләсен өчен кешеләргә аңлатырга кирәк. Юл тыгыннары булачак, ләкин безнең яхшы эш эшләгәнебезне аларга аңлатырга кирәк.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас