Бу конкурс башка грант конкурсларыннан аерылып тора. Беренчедән, ул тулысынча экологик юнәлешле проектларга багышланган.
Икенчедән, катнашу шартлары күпкә җиңелрәк – коммерция карамагында булмаган оешмалар, махсус саклана торган табигый территорияләр белән идарә итүче учреждениеләр, шулай ук 18 яшьтән өлкән актив гражданнар гариза бирә ала.
Конкурс Башкортстан өчен аеруча мөһим. Безнең республика уникаль табигый объектларга бай: заповедниклар, милли парклар, елгалар һәм урманнар – аларның барысы да игътибар һәм сакчыл караш таләп итә. Әлеге грант конкурсы экологик агарту, табигатьне саклау, сирәк хайваннарны яклау кебек мөһим инициативаларны хуплау мөмкинлеге тудыра.
Кем катнаша ала?
Коммерция карамагында булмаган оешмалар
Махсус саклана торган табигый территорияләр белән идарә итүче учреждениеләр
18 яшьтән өлкән Русия гражданнары
Гражданнардан торган команда (5 кешегә кадәр)
2-3 юридик заттан торган консорциум (НКО, учреждениеләр)
Нинди проектлар кабул ителә?
1.Сирәк һәм югалу куркынычы янаган хайваннарны һәм аларның яшәү тирәлеген саклау проектлары
2.Биологик төрлелекне өйрәнү һәм мониторинглау проектлары
3.Махсус саклана торган табигый территорияләрнең кадрлар потенциалын үстерү, экотуризм, хәйриячелек һәм волонтерлык эшчәнлеген үстерүгә юнәлтелгән проектлар
4.Кыргый хайваннарны, уникаль экосистемаларны, Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне саклау буенча агарту һәм мәгълүмати проектлар
5.Русия Арктика зонасында табигатьне саклау эшчәнлегенә багышланган проектлар
Гаризалар кабул итү тәртибе
Гаризалар бу елның 30 апреленә кадәр президентскийфондприроды.рф сайтында кабул ителә
Конкурс ике этапта уза:
1.Катнашучылар үз проект идеяләрен тәкъдим итә, экспертлар иң актуальләрен сайлап ала
2.Финалга чыккан проектлар яңадан карала, аларга бәя бирелә
Җиңүчеләр 2025 елның августында билгеле була
Проектларны гамәлгә ашыру 2025 елның 1 сентябреннән башлана
Грант фонды күләме һәм финанслау шартлары: грант фонды – 1 миллиард сум.
Грант күләменә чикләүләр:
НКО һәм учреждениеләр өчен грант суммасы чикләнмәгән
18 яшьтән өлкән гражданнар 1,5 миллион сумга кадәр грант алырга мөмкин
5 кешегә кадәр гражданнар төркеме һәр кешегә 1,5 миллион сумга кадәр, әмма суммар күләме 5 миллион сумнан артмаска тиеш.
Проектлар түбәндәге 10 критерий буенча бәяләнә: актуальлек һәм җәмгыять өчен әһәмият, проектның логик бәйлелеге һәм гамәлгә ашырылу мөмкинлеге, проектның уникальлеге, табигатьне саклау эффекты, бюджетның реальлеге, проектның масштабы һәм башка төбәкләргә күчерү мөмкинлеге, үз финанс кертеме һәм өстәмә ресурслар җәлеп итү, проектны үстерү перспективалары, катнашучыларның тәҗрибәсе һәм компетенцияләре, проектның мәгълүмати ачыклыгы һәм җәмәгатьчелек белән эшләү дәрәҗәсе.
Фото: Денис Таваев