+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Яңалыклар
4 апрель 2025, 18:24

Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлы

Башкортстанның барлык шәһәрләрен яшәү өчен уңайлы дип таныдылар.

Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлы
Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлы

Бу хакта социаль челтәрләрдә республика Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, 2024 ел нәтиҗәләре буенча шәһәр мохите сыйфаты индексын Русия Төзелеш министрлыгы җиткергән. Әлеге индексны белгечләр 1116 шәһәр өчен 36 параметр нигезендә исәпләгәннәр - бу төзекләндерү дә, хәвефсезлек тә, җәмәгать транспорты, юллар, уңайлы мохит һәм башкалар.

Республика Башлыгы билгеләп үткәнчә, соңгы елларда республикада яшәү өчен уңайлы мохит булган шәһәрләр саны артуы аеруча сөендерә. Әгәр 2018 елда андыйлар нибары 6 булса, 2023 ел нәтиҗәләре буенча – инде 17, ә хәзер бу рейтингка беренче тапкыр безнең 21 шәһәр керде.

"Бу без максатка ирештек һәм инде ял итә алабыз дигән сүз түгел. Без, чыннан да, республика шәһәрләрен һәм авылларын төзекләндерүдә күп нәрсәгә ирештек, һәр шәһәрдә һәм районда искиткеч парклар барлыкка килде, халыкны яңа объектлар барлыкка килде. Әмма эшлисе эшләр дә аз түгел әле, - дип саный Радий Хәбиров. - 2025 елда гына да «Тормыш өчен ннфраструктура» гомумдәүләт проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасы буенча без 164 иҗтимагый территорияне тәртипкә китерергә планлаштырдык, шуларның 94е – федераль бюджет ярдәме белән. Инде эшкә керешәбез".

Ирешелгән нәтиҗәләр турында үз фикерен Уфа шәһәр Советы депутаты, «Облака» заманча сәнгать үзәге җитәкчесе Валериан Гагин белдерде

- Башкортстанның барлык шәһәрләре дә уңайлы шәһәр мохите булган шәһәрләр исемлегенә керде. Барлыгы 1000нән артык Русия шәһәре бәяләнде. Ярый әле мондый рейтинг бар, чөнки без кайчакта әйләнә-тирәдә, шәһәрләрдә яшәүчеләрнең уңай үзгәрешләрен күрмибез. Югары нәтиҗә шунда - хакимият чыннан да безнең шәһәрләр уңайлырак, хәвефсезрәк, тормыш өчен кызыклырак булсын өчен эшли.

Шуңа күрә бу үзгәртеп коруларга, сыйфатлы шәһәр мохитен булдыруга катнашлыгы булган һәркемгә рәхмәт белдерергә кирәк. Шәһәрләребездә яшәү, эшләү, балалар үстерү уңайлы булуына сөенергә кирәк.

Республика Башлыгы башлангычы белән 400 меңнән артык кешенең яшәү шартларын яхшыртырга мөмкинлек биргән «Башкортстан ихаталары» программасы аеруча әһәмиятле. Русия төбәкләрендә мондый программалар санаулы гына.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас