Әле рәсми ачылырга да өлгермәгән ашханәнең эше Ислам кануннарына ярашлы азан һәм намаз уку белән башлануы аерым мәгънәгә ия. Иншә Аллаһ, хәзер инде Бораебызның хәләл ризык һәм киемнәр сату белән шөгыльләнүче кибетләре янына хәләл кафеның да өстәлүе – мөселманнар өчен бик сөенечле күренеш. Килүчеләр мул табын артында хәләл ризыклар белән авыз ачып, сыйланып, имамнарның Коръән аятьләрен, вәгазьләрен тыңлап, хуҗаларның игелекле эшләренә – бәрәкәт, табын хәстәрләүчеләргә сәламәтлек, савап теләп, рәхмәтле булып таралышты.
Мондый мәҗлестә район хакимияте башлыгы Рушан Кадим улы Гәрәевның һәм аның эшкуарлык һәм төзелеш эшләре буенча урынбасары Марат Рәшит улы Ахуновның катнашып, халык белән ихлас аралашуы савап өстенә савап булыр. Мөхтәрәм чарадан без, республика хатын-кызларының “Сәхибҗамал” иҗтимагый оешмасы әгъзалары да, оештыручыларга догалы булып, мәҗлеснең эчтәлегенә туры килгән шигъри сүзләребез белән дә бүлешеп таралыштык.
Соңыннан халык Борайның төрле мәчетләрендә тәравих намазларында катнашты.
Кызыл мәчеттә һәрдаим ифтар мәҗлесләре уза. Аның чираттагысын балалар табибәсе Эльза һәм Борайда билгеле эшкуар Ринат Зариповлар гаиләсе күп халык катнашлыгында мул табын хәстәрләп үткәрде. Мәчетнең ике катында да алма төшәрлек тә урын юк иде.
Ифтар мәҗлесен имам-хатыйб Ришат Әсләмов динебез кануннарына ярашлы халыкка аңлаешлы һәм тәэсирле итеп алып барды. Килүчеләр ахшам, тәравих намазларында катнашып, зикерләр әйтеп, ураза фазыйләтләре хакында вәгазьләр тыңлап, ифтар үткәрүчеләргә, табын хәстәрләүчеләргә догалар кылып, рәхмәтле булып таралышты.
Борайда балаларны Ислам кануннары буенча тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Рамазан аеның бер кичендә йөздән артык балага хәләл “Гаилә” кафесында күмәк көч белән ифтар узды. Аллаһның рәхмәте яусын, савабы күп булсын. Амин!
Рәфыйга УСМАНОВА.
Борай районы.