+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
4 апрель 2025, 16:56

Срочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәк

Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелмәячәк. Бу хакта Премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов белдерде.

Срочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәкСрочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәк
Срочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәк

Исегезгә төшерәбез, Русиядә 1 апрельдән армиягә язгы чакырылыш башланды, ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби хезмәткә чакырылучыларны җыю пунктларыннан җибәрү апрель уртасында башланачак. Хезмәт срогы, элеккечә, 1 ел тәшкил итәчәк.
2024 елның 1 гыйнварыннан хәрби хезмәткә чакырылу яше - 18 яшьтән 30 яшькә кадәр.

"Хәрби хезмәткә чакырылучыларның өчтән бере өйрәнү. урыннарына һәм хәрби частьларга җибәреләчәк. Анда алар биш ай хәрби техниканы үзләштерә алачак, - дип хәбәр итте Ирек Сәгыйтов. - Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелмәячәк, дип билгеләп үтәм. Билгеләнгән срокларын үтәгәннәр вакытында туган өйләоенә кайтачак».

Фото: vk.com/ireksagitov

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас