Инновацион агрегатны «Газпром» җәмгыяте заказы буенча ОДК-УМПО (Ростех дәүләт корпорациясенең берләштерелгән двигательләр төзү корпорациясенә керә) белгечләре эшләгән. Мондый двигательләрне эшләү, җитештерүне үзләштерү һәм куллану өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүне 2021 елда Башкортстан Хөкүмәте, Ростех дәүләт корпорациясе, ОДК һәм «Газпром» җәмгыяте төзеде. АЛ-41СТ-25нең беренче тәҗрибә үрнәге инде завод сынауларын узган һәм тәҗрибә-сәнәгать эксплуатациясе өчен «Газпром»ның газ суыртучы компрессор станцияләренең берсенә тапшырылган. Ә Уфадагы мәйданчыкта икенче үрнәктәге сынауларны тәмамлыйлар.
Республика Башлыгы яңа двигательнең мөмкинлекләре белән танышты. ОДК-УМПО идарәче директоры Евгений Семивеличенко ал-41СТ-25 яңа буынның индустриаль газ турбиналы двигателе булуын сөйләде. Файдалы гамәл коэффициенты һәм экологик яктан чиста булу кебек төп күрсәткечләр буенча аның үзебезнең газ тармагында аналоглары юк һәм халыкара стандартларга туры килә.
Ал-41СТ-25нең зәңгәр ягулык ташу өлкәсендәге потенциалы югары булуын «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыяте генеральныйдиректоры Шамил Шәрипов та раслады.
– Стенд сынауларыннан соң икенче двигатель шулай ук тәҗрибә-сәнәгать эксплуатациясе өчен «Газпром»га тапшырылачак, – диде Шамил Шәрипов. - Двигательләрне серияле чыгаруны оештыру өчен инде хәзер үк елына шундый 50 машина җитештерү өчен җитештерү-технологик комплекс төзү буенча инвестиция проектын формалаштырырга кирәк. Сүз безнең технологик бәйсезлекне арттыру турында бара.
Фото: bashinform.ru