+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
7 апрель 2025, 03:40

20 градуска кадәр җылытачак

Синоптиклар яхшы матур көннәр фаразлый.

20 градуска кадәр җылытачак20 градуска кадәр җылытачак
20 градуска кадәр җылытачак
Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндез төбәк буенча +10, +15°, көньякта +19°ка кадәр җылытачак. Бераз яңгырлар көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан уртача.

Сишәмбе, 8 апрельдә, урыны белән бераз яңгыр явачак. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача. Һава температурасы төнлә +2, +7°, төньякта -3°, көндез +15, +20°.

Чәршәмбе, 9 апрельдә, төнлә урыны белән бераз яңгыр, көндез кыска вакытлы, локаль яшенле яңгырлар булырга мөмкин. Республиканың көньяк-көнчыгышында явым-төшем юк. Җил көньяктан, көньяк-көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә +4, +9°, көндез +9, +14°, көньяк-көнчыгышта +16, +21°ка кадәр җитәчәк.

Автор фотосы.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас