+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
9 апрель 2025, 04:49

Украин оешмалары ячейкалары әгъзаларын хөкем итәләр

Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Башкортстанда безнең илдә тыелган ячейкаларның эшчәнлек алып баруын ачыклады.

Башкортстанда Украина кораллы көчләренә ярдәм күрсәткән украин оешмалары ячейкалары әгъзаларын хөкем итәләрБашкортстанда Украина кораллы көчләренә ярдәм күрсәткән украин оешмалары ячейкалары әгъзаларын хөкем итәләр
Башкортстанда Украина кораллы көчләренә ярдәм күрсәткән украин оешмалары ячейкалары әгъзаларын хөкем итәләр
Кешеләрне сез изге эш башкарасыз, дип ышандырганнар, ә чынбарлыкта аларны Украина кораллы көчләренә ярдәмгә акча җибәрүгә җәлеп иткәннәр. Бу хәл аларга карата җинаять эше ачу белән тамамланган. Деструктив украин хәрәкәтләренең ничек итеп гражданнарның аңын бутарга маташуы турында Әнвәр Әсләмовның репортажында.

“Финанслар – ул орлык. Финанслар – ул асылда рухи дөньяны юкка чыгаручы”. Юри генә үзенең кыйммәтле күзлеген күрсәтергә теләгән кебек кыланган бу ир-егет вәгазьчедән бигрәк, бизнес-тренерга ныграк охшаган. Үзен горур рәвнштә апостол дип атаган Владимир Мунтян протестантизмны тарата. Әмма Русия Федерациясе территориясендә хупланмаган "Возрождение" бөтенукраина рухи үзәге" оешмасы, яңадан-яңа адептларның аңын томалап, башлыча үзенең рухи лидерларын баету белән шөгыльләнә, ахры. Шулай ук безнең илдә дә. Ә соңыннан кешеләрне рухи батырлык ясарга - акча күчерергә чакыра.

“Әгәр син Аллаһ теләгән нәрсәне чәчсәң, ул сиңа бүләкләр яудырачак”.

Украин оешмалары бер катлы ышанучан кешеләрне, аеруча хаклы ялдагыларны кредит алырга мәжбүр итеп, алардан акча ала. Янәсе, хәйрия эшчәнлегенә юнәлтәләр, ә чынында Украина кораллы көчләренә ярдәм итәләр.

Мәсәлән, күптән түгел Владимир Мунтянның фонды Киев өлкәсендәге сугыш ветераннары госпиталенә телевизорлар, кер юу машиналары, юрганнар һәм пешерелгән ит тапшырган. Безнең илдә хупланмаган тагы бер оешма – “АллатРа” халыкара җәмгыять хәрәкәте. Ул үзенең сәясәткә һәм дингә бәйле булмавын алга сөрә, әмма шул ук вакытта халыкка деструктив тәэсир ясый. Алар башлыча интернетта роликтар тарата.

Мәсәлән, бөтен челтәрне урап чыккан бер видеода рептилоид Жаннадан үзенчәлекле итеп күз кысуын сорыйлар. Янәсе, бу аның данлыклы анунаклардан булуын раслый. Чынында исә, “АллатРа”да бик әйбәт монтажчы бар. Интернет белән оста кулланучылар җемелдәгән күз карашы булдыру технологиясен күптән аңлады. Бу оешманың лидеры Игорь Даниловның ялкынлы телмәрләре артында чын хәвеф яшеренгән. Русия суд эксперты, диннәрне өйрәнүче һәм теолог Александр Горюнов аның доктринасының халыкара террор оешмасы идеологиясе белән охшаш булуын билгели.

Александр Горюнов, Русия суд эксперты, диннәрне өйрәнүче: “Идеология җәһәтеннән эшкәртү нәтиҗәсендә (үз инануларына карап) кешеләрнең тулысынча дәүләткә, Русиягә каршы юлга басуы ихтимал. Аның нәрсәдә чагылуы бар? Монда сүз террорчылык оешмаларын, Украинаның кораллы көчләрен финанслау турында гына бармый, аларның дошман файдасына шпионлык кылу юлына басуы да мөмкин”.

Кызганычка каршы, бүген мондый җинаятьләр очрап тора. Мәсәлән, Федераль иминлек хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Уфа янындагы Зубово авылында яшәгән кешенең өендә тентү үткәреп, аның “АллатРа”ның китапларын алуын һәм шушы оешма әгъзалары белән мессенджерда язышуын ачыклаган. Шулай ук ул яңа адептлар табу белән шөгыльләнгән.

Максим Родионов, Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан буенса матбугат хезмәте начальнигы: "Шик астына алынучы республиканың 50дән артык кешесен ялган дингә җәлеп итәргә өлгергән. Шулай ук ул хәрәкәтнең эшчәнлеген финанслауга дип акча җыйган һәм бу оешманың Украинада барлыкка килүен яшермәгән. Җыелган акчаны ул үзенең җитәкчеләренә җибәргән.

Оператив хезмәтләрнең материалларына ярашлы, Русия Тикшерү комитетының территориаль бүлекчәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган. Әлеге вакытта Эчке эшләр министрлыгының оператив хезмәткәрләре тарафыннан шик астына алынучының арадашчылары, шулай ук законга каршы башка төрле эшчәнлеге ачыклана".


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас