Шәһәр территориясендәге вәзгыять турында Гражданнарны яклау идарәсе башлыгы Руслан Шәйдулин сөйләде. Аның сүзләренчә, көн дәвамында 91 юл-транспорт вакыйгасы булган, аларда ике кеше зыян күргән. Шулай ук агачларның ике авуы теркәлгән, җәрәхәтләр булмаган.
Кар ява башлагач, коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү идарәсе башлыгы Арсен Латыйпов мәгълүматы буенча, урамнарны җыештыру өчен 71 берәмлек техника һәм 120 эшче җәлеп ителгән. Төнге сменада техниканың чыгуы 91 берәмлеккә кадәр арттырылачак.
Һава шартларын исәпкә алып, җәйге резинага алмаштырырга өлгергән машина йөртүчеләргә руль артына утырмаска, җәмәгать транспортына өстенлек бирергә киңәш ителә.
Фото: bashinform.ru