Утырышны ачып, Радий Хәбиров республиканың торак фондының газ белән тәэмин ителеш дәрәҗәсе 87,3 процент тәшкил итүен ассызыклады.
- Бу - без барыбыз да горурланырга тиешле яхшы күрсәткеч. Ул илнең күп кенә төбәкләренә караганда күпкә югарырак. «Газпром» һәм аның предприятиеләре белән безнең тыгыз хезмәттәшлек җайга салынган. Без күп юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итәбез, - диде Башкортстан Башлыгы.
Көн тәртибендәге тагын бер мәсьәлә - Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән социаль газификация программасын гамәлгә ашыру. 2021 елда дәүләт башлыгы элек газлаштырылган торак пунктларда йорт биләмәләре чикләренә кадәр бушлай газ кертүне күздә тоткан канунга кул куйды. Бу эш өчен бердәм газлаштыру операторы җавап бирә.
Программа кысаларында 4,9 мең километр газүткәргеч төзелде. 2 219 торак пунктта 73,5 меңнән артык йортны газлаштыру техник мөмкинлеге белән тәэмин иттеләр. Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, республика халкы газификацияләүгә 72 меңнән артык гариза биргән. 60 меңгә якын йортны газга тоташтырганнар инде.
Очрашуда катнашучылар шулай ук тариф һәм милек мәсьәләләре, кулланучыларның, беренче чиратта ресурслар белән тәэмин итүче оешмаларның түләү дисциплинасы буенча фикер алышты.
Утырыш азагында Радий Хәбиров «Газпром»га һәм аның предприятиеләренә газ транспортлау һәм газ бүлү системаларының ышанычлы эшләвен тәэмин итүләре өчен рәхмәт белдерде.
- Безнең "Газпром" белән партнерлык, җаваплы, чын-чынлап эшлекле мөнәсәбәтләр урнашты. Без сезгә бик рәхмәтле, - диде төбәк җитәкчесе. - Үз ягыбыздан без максималь ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, барлык мәсьәләләрне хәл иткәндә, кайвакыт комплекслы характердагы мәсьәләләрне хәл иткәндә, үзара тыгыз хезмәттәшлек итәчәкбез.
Фото: bashinform.ru