- Елдан-ел конкурс республикабызның хезмәт династияләренә никадәр бай булуын күрсәтә. Без аның белән төрле һөнәр ияләренең кызыксынуын күрәбез. Шуңа күрә эшчәнлек өлкәләре буенча юнәлешләр саны да артты - быел алар инде 18. Без укытучылар, табиблар, журналистлар, торак-коммуналь хуҗалык хезмәтчәннәре, урманчылар, аучылар һәм башка һөнәр ияләреннән һөнәргә мәхәббәт турында кызыклы гаилә тарихлары көтәбез, - дип билгеләп үтте гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.
Конкурс өч номинация буенча үткәрелә: «Нәтиҗәле эш өчен» (иң күп бүләкләр), «Буыннар дәвамлылыгы өчен» (иң күпсанлы династия) һәм «Иң өлкән династия» (иң озайлы хезмәт стажы).
Конкурста өч һәм аннан да күбрәк кешедән торучы гаиләләр катнаша ала, шул ук вакытта династиянең ким дигәндә бер вәкиленең Башкортстанда даими яшәве һәм республика оешмаларында эшләве мотлак. Династия әгъзаларының бер өлкәдә гомум хезмәт стажы кимендә 30 ел булырга тиеш.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләр Республика көненә багышланган тантаналы чарада тапшырылачак.
Инфографика: Башкортстан Хөкүмәте.