+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 апрель 2025, 07:45

Уртак тарихлы илле завод бар

Владимир Путин Стратегик башлангычлар агентлыгының генеральный директоры Светлана Чупшева белән очрашу уздырды.

- Узган юлы Сезгә Русиянең яңа туристлык маршрутлары җыентыгын бүләк иткән идем, ә бу юлы Беларусь Республикасы Хөкүмәте белән берлектә сәнәгать туризмы буенча «Ике ил, меңнәрчә завод» проектын бүләк итәсем килә. Бу - сәнәгать туризмы. Белоруссия Стратегик башлангычлар институтыннан дусларыбыз, хезмәттәшләребез безнең проектның Русия Федерациясендә ничек гамәлгә ашырылуын күрде, бик кызыксынды. Һәм без берничә тапкыр очраштык, шулай ук анда бардык, предприятиеләр җитәкчеләре белән очраштык, Беларусь Республикасы Сәнәгать министрлыгы да моны хуплады.

Биредә Беларусь Республикасы белән Русиянең уртак тарихлы 50 заводы, предприятиесе бар, болар - кооперация элемтәләре дә, тарихи элемтәләр нәтиҗәсе дә. Миңа калса, бу безнең ил халкы өчен һәм алга таба киңәйтү буенча хезмәттәшлек өчен кызыклы туристик проект булачак, - дип сөйләде Президентка Светлана Чупшева.

Ил Президенты әлеге юнәлеш белән кызыксынуын һәм яңа тәкъдимнәр көтүен белдерде.

Фото: "Кремлин.ру"

Уртак тарихлы илле завод бар
Уртак тарихлы илле завод бар
Автор:Резида Валитова
Читайте нас