+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Яңалыклар
10 апрель 2025, 10:55

Юлларда сак булыгыз!

Синоптиклар фаразлавынча, көн ахырына кадәр кар явачак.

Юлларда сак булыгыз!Юлларда сак булыгыз!
Юлларда сак булыгыз!

Һава шартлары начар булу сәбәпле, Уфада юлларны кардан чистарту оештырылды. Бүген юлларда 101 хезмәткәр һәм 71 берәмлек коммуналь техника эшли.

Бозлавык барлыкка килмәсен өчен бионорд кулланыла. Потенциаль куркыныч участокларга, калку урыннарга аерым игътибар бирелә.

Йорт яны территорияләрендә 110 берәмлек махсус техника һәм 836 урам себерүче эшли Торак-коммуналь хезмәтләр көче белән тукталыш павильоннары, җәяүлеләр кичү урыннары һәм социаль өлкә объектларына якын килү юллары чистартыла.

Шәһәр хезмәтләре уфалыларны, бигрәк тә автомобильчеләрне, сак булырга һәм, мөмкин булганча, шәхси автотранспортта йөрүдән баш тартырга чакыра.

Фото: gorodufa.ru

Автор:Резида Валитова
Читайте нас