Якынча 40 егет Волгоград һәм Әстерхан өлкәләрендә хәрби хезмәт узачак.
Башкортстан егетләренә республика Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов, хәрби комиссар Михаил Блажевич, дини конфессияләр вәкилләре һәм хәрби хезмәт ветераннары хәер-фатыйха бирделәр.
- Ватанга хезмәт итү - һәр ир-егетнең изге бурычы. Башкортстаннан хәрби хезмәткә чакырылучылар һәрвакыт үзләренең физик әзерлеге, рухи ныклыгы һәм патриотизмы белән аерылып тора. Хезмәт срогы, элеккечә, 12 ай тәшкил итәчәк. Хәрби хезмәткә чакырылучыларның барысы да Русия территориясендә хезмәт итәчәк. Ышанам ки, яшь егетләр үзләренең хәрби һәм конституцион бурычларын лаеклы үтәп, бер елдан ныгып, өйләренә исән-имин кайтырлар, - диде Ирек Сәгыйтов.
Язгы чакырылыш кампаниясе Русия Федерациясе законнары белән билгеләнгән срокларда - 1 апрельдән 15 июльгә кадәр уза.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар махсус хәрби операция уздыру зонасына җибәрелмәячәк.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте