Борай – Иске Балтач – Куеда автомобиль юлында 31 яшьлек ир идарә иткән “Shacman” йөк автомобиле һәм 47 яшьлек водитель идарә иткән “Kia Rio” җиңел машинасы бәрелешкәннәр.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, йөк машинасы каршы як полосага чыккан һәм җиңел машина белән бәрелешкән. Бәрелүдән җиңел машина юл читенә чыгып очкан.
Зыян күргән “Кia Rio” водителен һәм аның 39 яшьлек пассажирын 91нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машинадан чыгарган һәм медикларга тапшырган. Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр белән алар дәваханәгә озатылган. Әлеге вакыйганың хәл-шартлары ачыклана.
Башкортстаннан йөк ташучы “ГАЗель” машинасы Мәскәүдә “Җиңү паркы” метро станциясенең җир асты кичүенә килеп кергән. Инциденттан соң “ГАЗель” шоферы кабинадан үзе чыккан, аның пассажирына коткаручылар ярдәме кирәк булган. Җәяүлеләр арасында зыян күрүчеләр турында мәгълүмат юк.
Төп сәбәбе – начар һава шартлары, бозлавык, машина тәгәрмәчләре җәйгегә алмаштырылган булган.
Хәзер бу хәлнең башка сәбәпләрен ДАИ хезмәткәрләре ачыклый.
Әбҗәлил районында юлда кеше таптатып үтергән машина йөртүче тоткарланган. Ул 23 яшьлек егет булып чыккан.
Республиканың Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Владимир Севастьянов сүзләренчә, машина йөртүче 50 яшьлек ирне бәрдергән һәм вакыйга урыныннан качкан. Алынган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә җәяүле һәлак булган.
Авариядә гаепле кеше үзе сөйләгәнчә, ул “Lada Granta” автомобилендә Магнитогорскидан Целинный авылына барганда юлда яткан җәяүлене таптаткан һәм, куркып, китеп барган. Аннары ул зыян күрүченең хәлен белергә әйләнеп килгән һәм полиция чакырткан.
Хәзерге вакытта хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәлакәтнең хәл-шартларын ачыклый.
Авария урыныннан качып китү аның сәбәпчесенең гаебен арттыра гына, мондый хәлгә юл куймаска кирәк.